ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 Май 2018, 11:33

Хәерле юллар теләп чыңлады соңгы кыңгырау

Һава торышы салкынча, яңгырлы дип, әле алмагачлар да юньләп чәчәк ата алмый, дип тормый, 25нче май ел саен килә дә җитә. Әле генә башлангандай тоелган уку елы инде ахырына да якынлашты. Вакыт агышлары бернәрсәгә карамый юлын дәвам итә. Тагын да бер уку елы артта калды. Ак алъяпкыч, купшы чәч тасмалары – болар барысы да соңгы кыңгырау чыңын искә төшерә.

Чакмагыш гимназиясе белән быел 55 унберенче сыйныф укучылары саубуллашты. Аларның шушы шатлыклы да, шул ук вакытта бераз моңсу да булган, хәтергә гомергә уелып кала торган хушлашу мизгелләрен укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар да уртаклашты, бәйрәмчә бизәлгән залда хисләргә бай тантаналы җанлылык сизелде. Әти-әниләрнең борчылу катыш дулкынланулы карашлары, килгән кунакларның соклану тулы күзләре сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Рәфил кызы, Эльза Расих кызы, Илшат Рәфил улы белән бергә залга үтүче чыгарылыш сыйныф укучыларына төбәлгән иде. Алар – бүгенге тантананың төп геройлары да, бәйрәмне алып баручылар да.

Укучыларны котлау өчен сүз дистә еллар шушы гимназия коллективын җитәкләгән талантлы җитәкче, гимназия директоры Ратмир Камилҗановка бирелде.

–Кадерле укучылар! Уку еллары барышында күпләрегез укуда зур уңышларга ирештеләр, төрле фәннәрдән олимпиадаларда, фәнни һәм иҗади конкурсларда җиңү яуладыгыз. Без сезнең уңышлар белән горурланабыз һәм алган белем, тәҗрибәләрегезнең киләчәктә сайлыйсы һөнәри юлыгызда ярдәм итәселәренә ышанабыз. Бу сайлау дөрес булсын, ә олы тормышка юл

уңышлы. Шуны онытмагыз, барысы да сезнең үзегездән тора: сезнең тырышлылыгыз, алга омтылучанлыгыгыз, үз көчегезгә ышануыгыздан. Гимназиядә белем алуыгыз белән горурланып яшәгез, безне онытмагыз. Ә без, укытучылар, сезне һәрвакыт көтеп калабыз, – диде Радмир Фоат улы һәм барлык укытучыларны, ата-аналарны һәрвакыт балалар янында булулары,

бергә укуда, үзләрендә ышаныч булдыруда, хыялларына ирешергә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Гимназияне тәмамлаучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев котлады.

–Бүген барыбыз – чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылары, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч көн, – диде ул. –Сезнең алда зур тормыш ишекләре ачыла. 11 ел – мәктәп елларын, укытучыларыгызны, сезне тудырган, үстергән, олы тормыш юлына чыгарган туган җирегезне оныт-магыз. Безгә район үсешен тәэмин итәрдәй алдынгы карашлы белгечләр кирәк. Сезне туган якта көтеп калабыз, безнең өметләрне акларсыз, дип ышанабыз. Барыгызга да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны теләп калам.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: