ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 Май 2018, 11:19

Соңгы кыңгырау чыңлый – йөрәкләр дә тынмый

25 май көнне район мәктәпләренең чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу булган бәйрәмнәрнең берсендә миңа да катнашу бәхете елмайды.

Соңгы кыңгырау ул урта мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк баскач, киләчәк көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм сикәлтәле дә булуын искәртеп торган кебек. Ул –укытучылар, сабакташлар, әти-әниләр белән хушлашу авазы. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә үткән бу тантанага бик күп кеше җыелып, читтән кунаклар да кайткан иде.

Чыгарылыш укучыларын тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, шушы

мәктәпнең чыгарылыш укучысы Светлана Шакирова, район мәгариф бүлегенең инженер-технологы Ирина Миңнегалиеваларга бирелде. Аларның һәркайсы укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлап, аларга киләчәктә хәерле юл, якты ачышлар, яңа уңышлар теләде. Соңгы кыңгырау тантанасына Уфа шәһәреннән якташыбыз, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, “Туган тел” телеканалы алып баручысы, моңлы тавыш иясе Айгөл Габдуллинна да кайткан иде. Ул да үз чиратында чыгарылыш укучыларына тәбрикләү сүзләре җиткереп, елдагыча мәктәпнең ике укучысына үзенең шәхсән премиясен тапшырды. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Вероника Дәүләтова дәүләт имтиханнарын тапшыруга хокуклары булган укучылар исемлеген берләштергән боерыкны укып ишеттерде.

11 ел элек мәктәп бусагасын атлаганда укучы күңелендә дулкынлану белән шатлык хисе бергә үрелә. Сабый күңелләренә ачкыч таба белгән, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр беренче укытучыңны онытырга мөмкин түгел. Алия Галиева, Ләлә Имангулова, Лилия Байбакова, Рәзимә Мостафина, Альмира Васильева, Лилия Габдрахманова – алар ничә еллар дәвамында укучылары белән бергә сөенде дә, көенде дә. Беренче укытучылар исеменнән Алия Галиева чыгыш ясады. Ул кадерле укучыларына иң җылы теләкләрен җиткереп, аларга изге юллар теләде. Шушы дулкынландыргыч мизгелләр дәвамы булып, залга шарлар тотып, беренче сыйныф укучылары керде.

Алар чыгыш ясаган вакытта чыгарылыш укучылары үзләренең беренче сыйныфка килгән көннәрен хәтерләрендә яңартты, йөзләрендә шатлык һәм моңсулык хисләре чагылды. Йоладан тайпылмыйча, алар беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр таратты.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: