ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
31 Май 2018, 12:29

Бердәм дәүләт имтиханнары бара

Агымдагы атна Бердәм дәүләт имтиханнарының төп өлешенә старт бирде.

28 майда чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үтте – география һәм информатика буенча имтихан тапшырды. Кичә, 30 майда исә төп имтиханнарның берсе – математика фәненең база дәрәҗәсендәге сынавы үткәрелде. 9 сыйныфлар 29 майда рус теле буенча сынау тотты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен республикада 112 пункт, аларның 98е –мәктәпләр базасында, 9ы – инвалид-балалар өчен йорт шартларында тапшыру, 5-се колонияләр территорияләрендә җиһазландырылган. Безнең районда имтихан тапшыру пункты Чакмагыш гимназиясендә урнашкан.

Быел республика мәктәпләрен 18396 егет һәм кыз тәмамлый. Былтыр алар 306га күбрәк булган. Алар рус теле һәм математика фәннәре буенча мотлак ике имтихан тапшыра. Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучылары үз теләкләре буенча 9 уку предметыннан сынау тотарга хокуклылар. Берничә ел дәвамында инде сайлап алынган предметлар

буенча җәмгыять белеме фәне иң популярлардан булып кала, имтихан тапшыручылар саны буенча икенче урында физика булса, быел өченче урынны биология “яулады”. “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда быел имтиханнар биремнәре Интернет челтәренә “үтеп керә” алмаячак, барлык контроль-үлчәү материаллары сынау үткәрелгән аудиторияләрдә ачылып, принтердан чыгарылып укучыларга таратыла.

Әйткәндәй, яңа уку елында Башкортстанда ике предуниверсарий эшли башлаячак. Республиканың мәгариф министры Г. Р. Шәфыйкова әйтүенчә, аларга укучыларны туплау турында игълан ителде Предуниверсарийларның берсе Уфа дәүләт нефть-техник университеты, икенчесе инженерлык юнәлешендәге лицей интернат каршысында эшләячәк.
Читайте нас: