ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 июнь 2018, 11:17

Биш көндә мең сынау

Көсәкәй авыл урта мәктәбе базасында биш көн дәвамында барган хәрби лагерь җыеннары үткәрелде.

Анда районның 10 сыйныф укучылары, Башкорт дәүләт аграр-технология колледжы курсантлары катнашты. 18 май көнне чараны ачу тантанасы булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, мәгариф бүлеге методисты Элвира Биглова килде.

Чара барышында дүрт взвод төркемнәре оештырылды, алар тактик һәм практик әзерлек буенча белемнәрен сынады. Авыл буасы территориясендә үткәрелгән каршылыклар: оборона тоту, һөҗүм итү, сафта йөрү, корал белән эш итү, тәүлек әйләнәсенә каравылда тору – боларның һәммәсендә дә курсантлар ныклы әзерлек күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашты. Алкинода урнашкан ату базасында да укучылар пневматик винтовка белән эш итү дәрәҗәсен бары яхшы яктан күрсәтте.

Хәрби җыеннарда шулай ук алты спорт төреннән физик әзерлек буенча ярышлар булды. Граната ташлау, аркылы баганада күтәрелү, 100, 1000 чакрымга йөгерү, винтовкадан атуда иң яхшылары билгеләнде. Беренче өч урынны алучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара муниципаль район хакимияте ярдәме белән үткәрелде.
Читайте нас: