ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 июнь 2018, 10:59

Илебез чикләрен саклау ­– изге бурыч

28 май көнне Балалар иҗат үзәге бинасында Русиянең чик буе гаскәрләренә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Михаил Фәйрушин, Русия Федерациясенең Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайткан якташларыбыз, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь армиячеләр төркеме катнашты.

Район буенча барлыгы 200гә якын кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Бүген аларның күбесе районыбызның оешма-предприятиеләрен җитәкли. Алар арасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, Башкортстан Республикасы – Корылтай Дәүләт Җыелышы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Соколов,

Чакмагыш юл төзәтү-ремонтлау идарәлеге начальнигы Риф Мусин, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рушан Гайсин кебек абруйлы шәхесләр бар.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев залда утыручыларны Русия Федерациясенең чик сакчылары көне белән тәбрикләде, үзенең хезмәт иткән елларында булган хәтирәләре белән уртаклашты, яшь буынны намуслылык, кыюлык таләп иткән хезмәткә барырга чакырды. “Элек чик буе гаскәрләренә эләгү бик авыр һәм катлаулы иде. Чөнки ул югары һөнәри осталык, ныклы җаваплылык таләп итә. Илебезнең чикләре буенда хезмәт итеп кайтучыларның һәр-кайсы булдыклы һәм хөрмәткә лаек шәхескә әйләнә”, – диде ул.

Район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Михаил Фәйрушин үз чыгышында егетләргә РФ чик буйларында хезмәт итүнең өстен яклары һәм анда хезмәткә бару өчен мөһим булган мәгълүмат белән таныштырды.

Үзенең чик буенда хезмәт иткән хәтирәләре белән шулай ук Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Айдар Камалетдинов да уртаклашты. Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Бикташева залда утыручыларга төрле сораулар биреп, хәрби өлкәсендә булган белемнәрен сынады. Районның “Яшь армиячеләр” төркеме егетләре сәхнәгә күтәрелеп, конкурсларда катнашты. Чараны музыкаль яктан Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Артем Халиков, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Альбина Мөхәммәтгәрәева, музыка укытучысы Алик Нәбиуллин җырлары белән күркәмләндерде. Чараны район үзәк китапханәсе коллективы Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре белән берлектә әзерләде. Аны китапханә хезмәткәрләре Алсу Гәрәева белән Ильмира Шәфыйкова алып барды. Ахырда Җиңү паркында урнашкан һәйкәлгә РФ чик буйларында хезмәт иткәндә һәлак булучылар истәлегенә чәчәк гөлләмәләре салынды.
Читайте нас: