ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 июнь 2018, 11:23

Янә бәхетле отыш ияләре ачыкланды

Матбугат-2018


Вакытлы басмаларга язылу кампаниясе әлегә дәвам иткән агымдагы атнада редакциябездә “Игенче” гәзитенә язылучы әбүнәчеләребез арасында чираттагы отышлар лотереясе уйнатылды.

Анда гәзитебез белән дуслыгын ел ахырына кадәр ныгыткан 57 райондашыбыз арасында “Республика Башкортостан” Матбугат йорты әзерләгән 5 приз уйнатылды. Аларны Иске Калмашта яшәүче әбүнәчебез Фәридә Бакирова уйнатты. Бүләкләр мондый тәртиптә бүленде: чәй сервизлары Таскаклы авылының Алтай урамы, 41 санлы йортта яшәүче Р.Галәветдинов, рай-

он үзәгенең Южная урамы, 5нче йорт хуҗасы Д.Шакирова белән Первомайская урамының 68-нче йорт адресы буенча яшәүче Р.Йосыповага булды. Заварка чәе пешерүгә тәгаенләнгән чәйнүк Аблай авылының Кодаяров урамындагы 16 йортта яшәүче Р.Янгировка, су стаканнары һәм графин җыелмасы Яңа Котының Үзәк урамы, 15 йорт адресы буенча тутырылган квитанция иясе Р.Маликова өлешенә әзерләнгән бүләк булып чыкты.

Алда исемләнгән отыш ияләреннән бүләкләрне алырга килгәндә паспорт, СНИЛС һәм ИНН таныклыларын да алып килүләрен үтенәбез. Ә инде әлегә басмаларыбызга язылып өлгермәгән райондашларның янә исенә төшерәбез: вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамлануга бик аз гына вакыт калып бара, район яңалыкларын йортларыгызга даими рәвештә җиткереп торучы “Игенче” һәм “Сарманай”га язылырга ашыгыгыз!
Читайте нас: