ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 июнь 2018, 11:24

Буыннардан-буыннарга күчә ата-бабаларның даннары…

Үрнәк авылында данлы эшләре, каһарманлыклары белән билгеле Бакировлар нәселенә багышланган шәҗәрә бәйрәме үтте. Туган як тарихына, ата-бабалар рухына хөрмәт-ихтирам белән сугарылган әлеге чараны әзерләп үткәрүдә район мәдәният бүлеге, урындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәһалап бетергесез күләмле эш башкардылар.

Кимендә җиде буын нәсел-нәсәбеңне белү фарыз, диелә бер хәдистә. Дөрестән дә, үзенең чыгышын, ата-бабаларын яхшы белгән кеше үзе дә җәмгыятькә әһәмиятле була, балалары, оныкларын да илебез өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Тамырлары Үрнәк (элекке Каракөчек) авылы белән бәйле район үзәгендә гомер кичерүче кулланучылар кооперациясе ветераны, республикабызның атказанган сәүдә хезмәткәре, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Риндант Сабирҗан улы Бакировның күп еллар инде үзләренең нәсел җебен барлавы мактаулы эш булып тора. Каракөчек авылына нигез салучыларның берсе Бәкер (Әбүбәкер) Балтиннан бүгенге көнгә кадәр таралган буын вәкилләре дистәләгән төрле фамилияләр йөртә, районыбызда гына түгел, республикада, илебездә, хәтта чит илләрдә төпләнеп, данлы эшләре белән танылу яулаган алар. Шушы эзләнүләре нәтиҗәсендә ерак бабаларының берсе – Асылхуҗа Бакировның 1812 елгы Ватан сугышында Изге Анна ордены белән бүләкләнүе, дворян титулына ирешүе, сугыштан кайткач Каракөчек кантоны старшинасы вазыйфасын биләве

турында шактый бай мәгълүматлар туплады, әлеге күренекле шәхес истәлеген мәңгеләштергән тактаташ ачуда башлап йөрде, Үрнәктә мәчет төзелешенең казык кагудан башлап, ачылып эшли башлавына кадәр уртасында кайнады. Әйтеп үтүемчә, фамилиянең башында торган шәхескә кадәр нәсел шәҗәрәсен архивларда эзләнеп, бүгенге көндә исән кешеләр белән аралашып, дәүләт органнары белән берлектә эшләп ачыклап бетте. Узган ел дөнья күргән “Бакировлар шәҗәрәсе” дигән китап турында гәзитебездә тәфсилләп язган идек инде. Әлеге чара берьюлы шушы фундаменталь хезмәтне тәкъдим итү буларак та хәтерләрдә уелып калды.

Тантаналар Үрнәк мәчетендә башланып китте. Урындагы имам-хатиб Фаит хаҗи Хөснетдинов һәм абыстай Зәбирә Караметдин кызы тырышлыгы белән биредә дин тотучыларга рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл старостасы Айдар Мөдәрисов белдерүенчә, мәчет ихатасын халык һәм юмарт иганәчеләр ярдәме белән профнастил койма корып әйләндергәннәр, ихатасына чәчәкләр утыртканнар. Төзекләндерү эшләре артабан да дәвам иттереләчәк. Мәчет төзелешен башлап йөрүче буларак, Риндант Сабирҗан улы Бакиров та изге Аллаһ йортының авылдашларына иман нуры таратуда зур өлеш кертәчәгенә ныклы инануын белдерде. Авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхияров та дини тәрбиянең авыл халкына зур йогынтылы булуын ассызыклады. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова райондагы дини мәхәлләләр эшчәнлеге һәрдаим игътибар үзәгендә тотылуы, имамнарның җәмгыятебез тормышында тоткан роле турында ассызыклап сөйләде.

Кунаклар изге фатиха сурәсеннән соң үзәк урам буйлап кайчандыр биредә йорт нигезләре торган бина фасадына Асылхуҗа Бакиров хөрмәтенә куелган тактаташка чәчәкләр салырга юнәлде. Артабан төп вакыйгалар Үрнәк авылы мәдәният йортында үтте.

Аның фойесында Үрнәк, Аблай авыллары китапханәләре хезмәткәрләре оештырган “Бабаларыбызның бар тирихы” исемле күргәзмәдә Бакировларның нәсел шәҗәрәсе, 1812 елгы Ватан сугышында өченче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнгән, подпоручик офицер чины алган Асылхуҗа Бакиров, шулай ук Бакировлар нәселеннән тагын берничә күренекле шәхесләрнең библиографик мәгълүматлары, шулай ук Бакировлар нәселе вәкилләренең кул эшләрен туплап, Үрнәк мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган “Тамырларын тойган агач кына үсә, ныгый, җимешен бирә” дигән күргәзмә кунакларда һәм кичәдә катнашучыларда чагу тәэссоратлар калдырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: