ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 июнь 2018, 11:11

Тырыш хезмәткә – лаеклы бүләк

Көтеп алган халык бәйрәме – Сабантуй алдыннан муниципаль район хакимиятендә тырыш, фидакарь хезмәтләре белән районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән, хезмәтләрендә мактаулы казанышларга ирешкән бер төркем алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте.

Аны ачып һәм бүләкләнүчеләрне тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев: «Дәүләтебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Русия көне һәм сабантуй тантанасы алдыннан сезне бу залда сәламләвемә шатмын. Русия элек-электән талантлы һәм эшсөяр кешеләре белән дан тотты. Безнең Ватаныбыз авыл хуҗалыгы тармагындагы ныклы һәм тотрыклы традицияләр бердәмлеге булды һәм булып кала. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм тәҗрибәсе нәтиҗәсендә безнең бәрәкәтле районыбыз яши һәм алдынгы төбәкләр исемлегендә кала. Сабантуйда без дүрт дистәдән артык аграрийны котлыйбыз.

Бүген залда төрле һөнәр ияләре җыелды. 26 майда Русия эшкуарлары көне үтте. Бу бәйрәм эшкуарларның икътисадтагы гына түгел, җәмгыятебездә барган социаль үзгәрешләрдәге ролен дә тану билгесе дип кабул ителә.

Арагызда халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре булуы да сөенечле. 8 июньдә без Социаль хезмәткәр көнен билгеләдек. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү – төрле дәрәҗәдәге власть эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Авыр тормыш хәлендә калган меңләгән кеше турында хәстәрлек күрү бу тармак хезмәткәрләре иңнәренә салынган вазифа.

Башка районнардан аермалы буларак, без алдынгыларны бүләкләү тантаналарын еш оештырабыз. Мин һәрвакыт районыбызның күренекле кешеләргә ни кадәр бай булуына сокланам. Һәм чакмагышлыларның казанышларын республика дәрәҗәсендә танулары да бик мөһим. Якташларыбызның район, республика һәм ил үсешенә үз лаеклы өлешләрен кертүе белән горурланабыз. Алдынгылар янә бүләкләргә лаек булды һәм мин аларны ихлас котлап тапшырам», – дип, үз һөнәрләренең осталарына районыбыз бүләкләрен тапшырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: