ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 июнь 2018, 11:16

Көрәшчеләр белән данлы сабантуйлар...

Ат чабышларыннан соң мәйданда көчлеләр, кыюлар һәм осталар бәйгесе старт алды. Милли уеннар, ярышлар, аттракционнар яшьләр һәм кунаклар игътибарын үзенә тартты.

Милли көрәш сабантуйларның бизәге булып тора. Абсолют батырны белмичә бәйрәмнән китүчеләр бик аздыр. Традиция буенча көрәшне үсмерләр башлап җибәрде. Алар арасында Илдар Хәбиров җиңүче булды, тәкә хуҗасы да ул. Вадим Мөхәммәтов икенче, Артур Зарипов өченче урынга чыкты. Аннан соң көчле ир-атлар мәйдан тотты. Һәркемне бер генә сорау борчый: кем өстен чыгар, иң көчле исеме кемгә бирелер? Ниһаять, күптән көтелгән мизгел: җиңүчеләрнең исемен игълан итәләр. 70 кг га кадәр авырлык категориясендә көч сынашкан Айдар Кодаяров җиңүче һәм тәкә хуҗасы булды, Илмир Саматов икенче, Руслан Хәмәев өченче урынны яуладылар. 80 кг га кадәр авырлыктагылар арасында иң-иң көчлесе Динар Кәлиев булып танылды һәм, аннан азга гына калышып, Илшат Исхаков икенче, Илһам Рамазанов – өченче урынарнда.

95 кг га кадәр авырлыктагылар арасында Рөстәм Исламовка җитүче булмады, икенче урынга Рөстәм Батыргәрәев чыкты, өченче урында Александр Иванов булды.

95 килограммнан артыграк авырлыктагылар арасында җиңүче Рөстәм Зыякаев булса, Азамат Гатауллин һәм Илнур Мостафин икенче, өченче урыннарны бүлеште. Кунаклар арасында абсолют җиңүче исеменә Уфадан Дмитрий Балянов лаек булды. Җиңел булмаган бәйгедә көч сынашкан Виталий Балянов икенче, Линар Насыйбуллин өченче урында. Җиңүчеләргә сабантуйның төп призы – тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны яулаучыларның барысына бүләкләр тапшырылды.

Теләгән кеше капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерде, чүлмәк ватты, бүрәнәдә капчык сугышында катнашты, колгага һәм авыш баганага менде һәм күп кенә башка төрле уеннарда катнаша алды.

Спортның төрле төрләре буенча бәйгеләрдә катнашучылар да күп булды. Гер күтәрүдә 70 кг кадәрге авырлык категориясендә беренче урынга Дүртөйледән Вәкил Рәхимов, Үрнәк авылын-

нан Руслан Кәбиров икенче, Иске Калмаштан Илгиз Миңнегәрәев өченче урынга чыкты. 80 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Айрат Ситдыйков, икенче урынны Илдар Гыйләҗев, өченче урынны Артур Мөфтәхетдинов яулады.

100 метрга йөгерүче хатын-кызлар арасында иң җитезе Ирина Ганиева булды. Икенче урында Екатерина Лынник, өченчесен Сабина Нуриева яулады. Ир-егетләр арасында бу араны Руслан Әбдиев тиз үтеп, җиңүче булды. Икенче урынга Илнар Зиннәтуллин чыкса, Данил Ваһапов өченче урынны алды.
Читайте нас: