ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 июнь 2018, 11:27

Атна бүләкләре ияләре ачыкланды

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Атна саен бүләк от!” акциясенең чираттагы отышлары оештырылды. Бу юлы бәхетле бүләк ияләрен ачыклауда “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе, күптәнге абунәчебез Раушания Бикташева ярдәм итте.

Шулай итеп, 12 шәр предметтан торган чәй чынаяклары җыелмалары ияләре район үзәгенең Салават урамындагы 12нче йортта яшәүче Ф.Әкбәров, шул ук урамның 36 “В” санлы йортында яшәүче В.Дәүләтов, В.Галимов урамындагы 8 санлы йортта яшәүче В.Шәйдуллин булып чыкты. 5 данә салат савытлары җыемы Тамьян авылындагы Үзәк урамындагы 47 санлы йортта яшәүче Ф.Ахуновка язган икән. Термокружканы Тынычлык урамындагы 6 нчы йортның 12 нче фатирында яшәүче Р.Бикташевага тапшырдык та инде. Бәхетле бүләк ияләреннән үзләре белән паспортлары, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларын да алып, якын көннәрдә редакциягә килеп алуларын сорыйбыз.

Матбугат басмаларына язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Бүгенгә кадәр “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә язылуны кичектерә килүчеләрнең хәтеренә төшерәбез, аларга почтамтта, элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, эш урыннарында, шулай ук редакциядә чикләнмәгән күләмдә язылырга була, өстәвенә сезне саллы бүләкләр дә көтә.

Хөрмәтле дуслар! Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланып килә. Барлык башка мәшәкатьләрне артка куеп торып, һәммәгезне дә “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләре белән дуслыгыгызны озынайтырга өлгерергә чакырабыз.

Гәзитләребезгә тоташ еллык язылып куючыларга борчыласы юк, әлбәттә, ә менә төрле сәбәпләр белән аларга ярты елга гына квитанцияләр тутырткан дусларыбызга кичекмәстән июль-декабрь айларына да хәстәрлек күрергә кирәк. “Игенче”гә 6 айлык язылу хакы 892 сум 20 тиен, I, II төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгәннәргә 791 сум 76 тиен. Дүртөйле шәһәре һәм районында, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнарында аена бер таратылучы башкорт телендә безнең басмаханәбездә нәшер ителүче 8 битле булып чыккан “Сарманай” гәзитенә июль-декабрь айларына язылу хакы 196 сум 20 тиен, льготалыларга – 186 сум 96 тиен. Гәзитләребезгә үзләре килеп алып йөрү шарты белән редакциядә 6 айга язылу “Игенче”гә 450 сум, “Сарманай”га – 150 сум тора. Шулай ук гәзитләребезгә электрон язылу да кабул ителә: 6 айга 432 сум түләп, “Игенче”не һәм 168 сум түләп, “Сарманай”ны электрон гаджетлар ярдәмендә алдырып укырга теләүчеләр өчен rbsmi.ru сайтында андый мөмкинлекләр бар.

Ашыгыгыз, язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз!


Читайте нас: