ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
23 июнь 2018, 11:13

Язылмыйча кала күрмәгез!

Төрле сәбәпләр аркасында “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә елның икенче яртысына язылуны кичектерә килгән абунәче дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз: “Русия Почтасы”ның республика идарәлеге “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты белән берлектә шәһәр һәм районнар гәзитләренә язылу вакытын 14 июльгә кадәр озынайтты. Шулай да бу эшне мөмкин кадәр тизрәк башкарсагыз иде. Сезне барлык элемтә бүлекчәләрендә, почтамтта, редакциянең үзендә теләп хезмәтләндерергә әзербез.

28 июньдә 12 сәгатьтә район мәдәният йорты белән мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында “Бәхетле автомобиль” акциясе үтәчәк. Автомашиналарының арткы пыяласына ябышма кәгазь беркетелгән абунәче дусларыбыздан үзләре белән паспортларын, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларын (күчермәләрен булса – тагы да яхшы) алып килүләрен үтенәбез.


Читайте нас: