ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 июнь 2018, 11:00

“Акчарлак”– күңелле балачак иле

Табигать кочагында урнашкан “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагере быел да эшен яхшы оештырды.

Шушы көннәрдә без анда барып, балаларның ничек ял иткәнен күреп кайттык. “Акчарлак”ка килгәндә ял итүчеләр тиздән үткәреләчәк ата-аналар кичәсенә әзерләнә иде. Әти-әниләрен алар сагыну белән генә түгел, концерт номерлары белән дә каршы алачак.

8-28 июнь көннәрендә дәвам иткән беренче ял төркемендә 120 бала сәламәтлеген ныгытты. “Быел җәй көттереп кенә килде, балалар өшегәннәрдер инде”, – дип уйлап куйдым. “Балалар тиешенчә ял итсен өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Көннәр суык дип һич көяләнәсе юк – корпусларның барсында да җылыткычлар урнаштырылган. Бездә 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар ял итте. Алар Уфаның студентлар оешмасыннан килгән вожатыйлар штаты белән тәэмин ителде”, – диде “Акчарлак” директоры Эдуард Каррамов. Ул Роксана Бакиева, Рената Ханбекова, Гүзәлия Бакланова, Гөлия Шәфыйкова, Ксения Штырляеваларны мактап телгә алды. Һиндстан белән Мисырдан килгән чит ил волонтерларының балалар белән инглиз теле һәм бию буенча түгәрәкләр үткәрүе турында да сөйләп китте ул.

Көн дәвамында балаларны мавыктыргыч уен-конкурслар көтә. Алар турында безгә өлкән вожатый Ләйсән Әхмәдуллина сөйләп китте. Балалар сәламәт тормыш рәвеше алып баруга багышланган төрле турнир-кастингларда актив катнашты. Спорт уеннары белән беррәттән, балаларның ял программасына үзидарәлек, волонтер, экология, кино, «Зарница», гәзит,телевидение һәм башка көннәр кертелгән. Биредә алар белән физик җитәкче Ривенер Әхмәтов, йөзү буенча инструктор Марсель Ибраһимов, музыкаль җитәкче Екатерина Усманова, сәнгать җитәкчесе Дилбәр Хаҗиева шөгыльләнде. Балаларга су коенырга салкынча көннәр мөмкинлек бирмәсә дә, алар моны зур түземсезлек белән көтте. Биредә балалар бер-берсе белән таныша, аралаша, конкурс-уеннар, түгәрәкләрдә яңа белем үрләре яулый, табигатьне танып-белә. Шеф-пешекче Оксана Разетдинова, пешекчеләр Алина Батырова, Эльмира Хафизова аларны көненә алты тапкыр сыйфатлы итеп тукландырды. Аларга ярдәм итүчеләр Татьяна Потапова белән Айсылу Шакированы да яхшы яклап әйтеп үтәргә кирәк.

“Акчарлак”та ял итү өчен халыкка социаль ярдәм үзәге 51 баланы юллама белән тәэмин иткән. Чакмагыш социаль приютыннан –20, Благовар районыннан 5 бала биредә сәламәтлеген ныгытты.

1 июльдән ял үзәгенә шулай ук 120 бала килүе көтелә. Август аена да путевкалар сатылып беткән инде. Әйе, ата-аналар балаларының сәламәтлеген ныгытырга ашыга. Моның өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Узган елны “Акчарлак”та медицина пункты төзелгән. Ул барлык кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Лагерьне төзекләндерүгә ел да күп көч салына. Монда район хакимияте, авыл Советлары, авыл хуҗалыклары, район предприятиеләре, эшкуарлары өлеше зур.
Читайте нас: