ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 июнь 2018, 11:11

Атна бүләкләре ияләре билгеле

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе игълан иткән “Атна саен бүләк от!” акциясенең әлеге яртыеллыктагы соңгы отышлары үткәрелде. Бәхетле абунәчеләр, һәрвакыттагыча, атна дәвамында язылып, квитанция күчермәләрен җибәрүче тугры дусларыбыз арасында (барлыгы 24 квитанция кертелгән иде) ачыкланды.

Уникешәр предметтан торган чынаяклар җыелмалары ияләре район үзәгенең Молодежная урамындагы 38 санлы йортның 1 нче фатирында яшәүче М.Хәйдәрова белән Юбилейная урамыннан 12 санлы йорт хуҗабикәсе А.Бәдретдинова булып чыктылар. Графин һәм бокаллар җыемы Строительная урамындагы 90 санлы йорттан Ф.Кадыйрова бәхетенә язган. Салат савытлары җыемы Свобода урамындагы 8нче йортның 3нче фатирында яшәүче Э.Фәхретдиновага тапшырылачак, сызгырткычлы чәйнүкне Трактор урамының 156 санлы йортында яшәүче К.Ахуновадан килеп алуын үтенәбез. Үзегез белән паспортларыгыз, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларыгыз да булса иде.

Хәтерегезгә төшерәбез: узган отышлардагы бүләк ияләре – Тамьян авылының Үзәк урамындагы 47 санлы йорттан Ф.Ахунов салат савытлары җыемын, район үзәгенең Латыйпов урамындагы 87 санлы йортта яшәүче абүнәчебез Р.Заһидуллина термокружкасын, Аблайдан Кодаяров урамындагы 16 санлы йортта яшәүче Р.Янгиров заварка чәйнүген дә тизрәк килеп алсалар иде.

“Русия почтасы” белән “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты берлектә шәһәр һәм район гәзитләренә язылу вакытын 14 июльгә кадәр озынайтты. Моңа кадәр яраткан гәзитләренә язылуны кичектерә килгәннәргә урындагы почтальоннарга, элемтә бүлекчәләренә, почтамтка, редакциягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, сезне һәркайда теләп хезмәтләндерәчәкләр. Өстәвенә 1-10 июль көннәрендә 20 % ташлама белән язылырга да мөмкин. Районыбыз турында яңалыкларны белеп барудан мәхрүм калмагыз, дуслар!


Читайте нас: