ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 июнь 2018, 18:06

Медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды

Шушы көннәрне район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова сәламәтлегебез сагында торучыларны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына БР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

“БР сәламәтлек саклау отличнигы” значогы белән район үзәк дәваханәсенең ультратавыш диагностикасы табибәсе Гөлнара Шакирова бүләкләнде. Табиб- педиатр Динара Газизова БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. “ Чакмагыш районы алдында хезмәтләре өчен” күкрәккә тагыла торган билгесе белән хаклы ялдагы терапевт Любовь Антонова бүләкләнде.

Муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары Бакалы психоневрология интернаты өлкән шәфкать туташы Роза Гарифуллина, Калмашбаш фельдшер-акушерлык пункты табибы Ира Фәхертдиновага тапшырылды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән табиб-офтальмолог Радим Морзагалиев бүләкләнде.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фазлыйәхмәтов үзләренә олы бурыч йөкләгән ак халатлы коллегаларын һөнәри бәйрәм белән котлап, район үзәк дәваханәсе тарафыннан бирелгән Мактау грамоталарын тапшырды. Бу бүләккә Гөлнәзирә Бәширова, Валентина Билалова, Гүзәл Гәрәева, Гүзәлия Гарифуллина, Рәсимә Закирова, Венера Макулова, Рәсимә Мусина, Гөлназ Фазлыйәхмәтова, Лиана Хәмәтдинова, Эльвира Шәрифуллина, Эльвина Янбухтина, Нәбибә Кирәева, Рәсимә Рәхимова, Ольга Кильбахтина, Зөлфия Ситдыйкова, Шамил Галимов, Данис Рәхмәтуллин лаек булды. Алина Латыйпова, Роман Әхмәтов, Ирина Галиева, Эльнара Гафиуллина, Рөстәм Исмагыйлов, Айрат Латыйпов, Лилия Минһаҗева, Эдуард Садыйков, Радим Хәбибуллин, Мәликә Әминова, Люзия Гайсина, Велена Галикәева, Лена Кәримова, Ризида Кашаева, Эльвира Фәйзуллина, Зөлфия Шәехова, Лариса Шәйдуллина, Глүсә Гыйльманова, Гөлнара Моратова, Алсу Сәлимова, Люзия Халикова, Лилия Хафизовага район үзәк дәваханәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тәбрикләү өчен сүзне район советы депутаты Ирек Усманов алды. Ул да тынгысыз хезмәт ияләренә ихлас котлау сүзләрен җиткереп, алдынгы медицина хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде. Лаеклы бүләккә табиб-хирург Рөстәм Кашаев, озак еллар район үзәк дәваханәсен җитәкләгән табиб-невролог Салават Гыйззәтуллин, терапия бүлеге мөдире Лена Мөхәммәдиева, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенең өлкән фельдшеры Эльвира Рәшитова, провизорлар Лилия Кирәева, Русия Хәйруллина, Габидә Ялалова ия булды.

Район үзәк дәваханәсенең профсоюз оешмасы рәисе Резида Хәйдәрова җылы теләкләрен җиткереп, Рузилә Вильданова, Миләүшә Исламова, Рәзидә Исхакова, Эльвира Әминева, Әнфисә Гайнетдинова, Айсылу Гыйләҗетдинова, Рәзифә Камалова, Фәнә Мамлиева, Рәзилә Нәгыймова, Венера Рәфыйкова, Рауза Сәлимова, Ираида Федорова, Зилара Хәмидуллина, Зөлфия Шәехова, Алия Заһидуллина, Галина Никифорова, Зөлфия Ситдикова, Илфат Нуруллинга котлау сертификатлары тапшырды.

Авыру беркемнән дә сорап килми, шуңа да тәбрикләү тантанасында табиблар, шәфкать туташларының күбесе катнаша алмады. Ак халатлылар бу вакытта эш урыннарында иде. Бүләкләү тантанасыннан соң медицина хезмәткәрләре алдында “Кәрван” төркеме чыгыш ясады.


Читайте нас: