ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 июль 2018, 10:20

Гөрләп үтте хезмәт бәйрәме

Табигать-ана, рәхим-шәфкать күрсәтеп, 16 июнь иртәсендә райондашларыбызга һәм сабантуйның күп санлы кунакларына, якташларыбызга ямьле, җылы, кояшлы көн бүләк итте. Шуның белән әйтерсең лә авыл кешеләренең хезмәте бөеклеген ассызыклады.

Рапат авыл биләмәсендә бәйрәмнәр элек-электән күркәм булган. 8 елдан соң язгы басу эшләрен һәм җәмәгать малларын кышлатуны төгәлләүне чагылдырган бөтенхалык бәйрәме оешканлык белән гөрләп үтте. Авылның тау башындагы урман аланына иртән-иртүк халык җәяү дә, машиналарга утырып та агылды. Һәркемдә бәйрәм кәефе сизелә, шулай булмый ни – “Базы” авыл хуҗалыгы предприятие”се җәмгыяте игенчеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе күзгә бәрелеп тора. Сабантуй аланына килгәндә үк һәркемнең карашын дәррәү күтәрелеп килгән хәтфә кебек яшел шытымнар иркәләгәндер. Җәмгыять уңганнары һәрьелдагыча язгы кыр эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар, терлекчелек тармагында эшләүчеләр дә мул продукция җитештереп, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Бәйрәмне Рапат авыл биләмәсе башлыгы Радим Латыйпов ачып, һәммәсен дә бәйрәм белән тәбрикләде. Сабан туе – табигатьнең уянуы, халкыбызның тырышлыгы һәм эшчәнлеге, кунакчыллыгы һәм юмартлыгы символы ул. Буыннардан-буыннарга күчеп килеп иң матур йолаларны чагылдыра торган бәйрәм белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев котлады һәм “Базы”җәмгыятенең 6 бригада уңганнары – механик Радик Гайнетдинов, бригадир Ибраһим Борһанов, водитель Наил Зиннәтуллин, медицина хезмәткәре Зәһинә Зиннәтуллина, Рапат авыл мәчете имамы Марат Ильясовка хакимиятнең Рәхмәт хатын тапшырды. Алдынгыларны бүләкләү тантанасын дәвам итеп БР Дәүләт Җыелышы – Ко-рылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Соколов һәммәсен дә бәйрәм белән тәбрик итеп, югары хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән механизаторларга, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр, белгечләргә (барысы 27 кеше) Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

–Рапатлылар – эшли белә торган халык. Игенчеләребез көче белән үткән елда басуларыбызның гектар көче 50-60 центнерга җитте, быел да мул уңыш алуга ирешербез, дип ышанам. Терлекчелек тармагы уңганнары да җәйге чорны файдаланып калу өчен тырышалар. Бүгенге хуҗалык игенчеләре алдында чәчүлекләрне вакытында һәм сыйфатлы тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү бурычы тора, – диде Вадим Васильевич. Сабантуйда бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итеп, матур теләкләр әйтеп, рәхәтләнеп ял итәргә чакырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: