ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 июль 2018, 18:17

Ункөнлек тәмамланып килә

Хөрмәтле райондашлар!

“Русия Почтасы” ФДУП һәм “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты берлектә үткәрүче агымдагы елның икенче яртысына район һәм шәһәр гәзитләренә ташламалы хакларга язылу ункөнлеге сишәмбе, 10 июльдә тәмамлана. Шуңа кадәр почтамтка, урындагы элемтә бүлекчәләренә, почтальоннарга, эш урыннарында вакытлы матбугат басмаларына яздыру өчен җаваплы кешеләргә, редакциягә мөрәҗәгать итеп, сез агымдагы елның июль-декабрь айларына “Игенче”гә 814 сум 20 тиенгә (Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидлар – 713 сум 76 тиенгә), “Сарманай”га – 166 сум 20 тиенгә (льготалылар – 156 сум 96 тиенгә) языла аласыз. Редакциядән үзегез килеп алу шарты белән язылганда “Игенче” ярты елга 450 сум, “Сарманай” – 150 сумга төшәчәк. 14 июльгә кадәр язылу вакыты озынайтылуын хәбәр иткән идек инде, әмма 10ыннан соң хаклар беркадәр югарырак булачак (“Игенче”гә язылу 892 сум 20 тиен (льготаларга 791 сум 76 тиен, “Сарманай”га – 196 сум 20 тиен (льготалыларга 186 сум 96 тиен).

Шул ук вакытта ахыргы күрсәтелгән хаклар белән 31 августка кадәр киләсе 2019 елның беренче яртысына алдан язылып куярга да чакырабыз. 1 сентябрьдән соң хаклар тагын да арта төшәчәк. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясендә катнашкан хөрмәтле абунәчеләребезнең барысы да үзләренә тиешле бүләкләрне алып бетмәгән әле. Аблай авылында Кодаяров урамының 16 санлы йортында яшәүче Р.Янгировны чәшкесе белән чынаяк астын, район үзәгенең Латыйпов урамындагы 87 санлы йорттан Р.Заһидуллинаны термокружкасын, Свобода урамының 8 санлы йортының 3нче фатирында яшәүче Э.Фәхретдинованы салат савытлары җыемын, Строительная урамындагы 90 нчы йорттан Ф.Кадыйрованы кувшин һәм стаканнар җыемын, Юбилей урамындагы 12 санлы йорттан А.Бәдретдинованы чынаяклар җыемын кереп алырга чакырабыз. Үзегез белән паспортыгыз, ИНН, СНИЛС таныклыкларыгыз (яки күчермәләре) булсын иде.

Район хәбәрләрен белеп барудан мәхрүм калмагыз, хөрмәтле дуслар!


Читайте нас: