ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 июль 2018, 10:44

Эстафета – юлда, тынычлык факелы – кулда

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә безнең район аша “Бег мира” (Тынычлык йөгерүе) халыкара факел эстафетасы үтте.

“Бег мира” – халыкара дуслык, аңлашу һәм бердәмлек эстафетасы 1987 елда старт ала. Анда миллионнан артык кеше катнашкан. 30 ел дәвамында тынычлык факелын тотып йөгерүчеләр 600 000 чакрым үтеп, 155 ил аша чыга. Бу уникаль проектның авторы – Шри Чинмой (1931-2007) – танылган җәмәгать эшмәкәре, спортчы һәм тынычлык өчен көрәшүче. Эстафета РФ физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты, РФ Олимпия комитеты, РФ спорт министрлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Бөтенрусия җиңел атлетика Федерациясе ярдәме белән үтә.

Агымдагы елда “Бег мира” эстафетасы 100дән артык ил территориясеннән үтәчәк. Анда Русия, Европа илләре, Африка һәм көньяк-көнчыгыш Азия, Канада, Америка кушма штатлары, Көньяк Корея, Япония, Австралия, Яңа Зеландия, Аргентина, Мексика керә. 12 июньдә Төмән шәһәрендә старт алган “Бег мира” халыкара факел эстафетасы 8 июльдә безнең якларга да килеп җитте. Районыбызда аларны Дүртөйле чигендә ипи-тоз, чәк-чәк, ике төрле кымыз, камыр ашлары белән матур итеп каршы алдылар. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты, район хакимияте вәкилләре эстафетада йөгерүчеләрне ачык йөз белән кабул итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Әлфинә Гатауллина, Ривенер Гобәев, Розалия һәм Радик Гафаровлар, Сәрия Ганиева, Резеда Әхмәтова, Рудин Бәдретдинов, Денис Мансуров юлчыларга җыр-моңнарын бүләк итте. Эстафета вәкилләре үз чиратында “Бег мира” халыкара факел эстафетасы белән таныштырып үтте, үзләренең гимнын башкарды. Безнекеләр тынычлык һәм бердәмлек факелын кабул итеп алгач, эстафета район үзәгенә кадәр дәвам итте. Илебез территориясеннән 220 чакрым үткән йөгерүчеләргә районыбыз спортчылары, сәламәт тормыш алып баручылар да кушылды.

Район үзәгендә эстафета вәкилләре Җиңү паркында урнашкан мәңгелек ут янына канлы сугышларда һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салды. Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Нәбиева эстафета вәкилләренә районыбыздан сугышка китеп һәлак булган каһарманнар турында сөйләде. Чәчәкләр салганнан соң “Бег мира” халыкара факел эстафетасы районыбыз гимназиясенә юл тотты. Анда аларны гимназиянең “Балачак иле” көндезге лагерендә ял итүче балалар концерт номерлары һәм рәсемнәре белән каршы алды. Алина Вәлиева, 5 “г” сыйныф укучылары – Софья, Азалия, Алина, “Ритм” бию төркеме чыгыш ясады. Эстафета вәкилләре балаларны проект белән таныштырып үтте, алар белән бергәләп гимн башкарды. Дуслык, аңлашу һәм бердәмлек темасына багышланган рәсемнәр эстафетачылар күңеленә хуш килде. Хәзер гимназия укучылары төшергән рәсемнәр Халыкара тынычлык көнендә (21 сентябрь) Ставрополь шәһәрендә булачак финишта күргәзмәдә көн күрәчәк. Моннан тыш укучылар олимпия алымында янып торган факелны кулдан-кулга тапшырды. Факел Мать Тереза, Далай Лама, Нельсон Мандела, Михаил Горбачев, королева Елизавета, принцесса Диана, Вячеслав Фетисов, Пол Маккартни һәм планетабызның башка бик күп танылган кешеләр куллары аша үткән. 1996 елда Тынычлык факелын космоска алып менәләр, 2006 елда ул Эльбрус тавына мендерелә, 2008дә Төньяк полюска алып барыла. Бу тылсымлы факелны тоту бәхете безгә дә елмайды.

Үзләрен ачык йөз белән каршы алганнары өчен эстафета вәкилләре Чакмагыш авыл советы хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов, гимназия директоры Ратмир Камилҗанов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Галләмов, муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Нәбиева, муниципаль район хакимияте башлыгының финас мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Низамовка рәхмәт хатлары белән символикаларын тапшырды.

Юлдагылар юлда булырга тиеш, дигәндәй, эстафетада йөгерүчеләр дә тиздән юлга чыгарга ашыкты. Хәзер инде алар Иске Калмаш авылы ягына юл тотты. Анда аларга калмашлылар кушылды. Искебәширлеләр дә эстафетадан читтә калмады. Эстафетада актив катнашкан, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы райондашларның һәркайсына катнашучы сертификатлары тапшырылды. Шулай йөгереп, эстафетачылар Кушнаренко районы чигенә җитте. Анда исә “Бег мира” халыкара факел эстафетасын Кушнаренко район хакимияте башлыгы, мәдәни хезмәткәрләр каршы алып тора иде. Муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Низамов олимпия алымында янып торган факелны Кушнаренко район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиевка тапшырды. Әлеге халыкара эстафета кешеләрне бердәмлеккә, татулыкка өнди. Бу масштаблы һәм киң танылган проектта районыбыз катнашуы – зур бәхет һәм горурлык.


Читайте нас: