ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 июль 2018, 11:06

Бер туфрактан, уртак тамырдан без

Тормышта нинди генә уңышларга ирешмәсен, кайларда гына яшәмәсен һәм булмасын, һәр кеше өчен үзе яралган, кендек каны тамган, беренче адымнарын ясаган, суын эчеп, һавасын сулап үскән газиз туган җире һәрчак кадерле булып кала.

Еллар үткән саен ул җир үзенә ныграк тарта, гамьсез балачак, үсмерлек чоры, тәүге мәхәббәт хисләре уянган, син аралашкан, киңәшләрен тыңлап акыл утырткан һәммә кешеләр сагындыра, аяклар шул җиргә юнәлә башлый. Ә инде бер кайтканда берьюлы күмәк җыелышып, хәл-әхвәл белешеп, аралашып, күңел ачуларга ирешү – үзе бер бәхет. Соңгы елларда авылларыбызда үткәрелүче “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәре әнә шул күңелләре аралашуга сусаган, туган җирен сагынып, җирсәп кайтучыларга да, авылында төпләнеп дөнья көтүчеләргә дә бердәй кадерле һәм якын тантаналарга әверелде. Тирә-як авылларда инде берничәшәр тапкыр җыелсалар, Тозлыкушта андый чараның моңарчы үткәрелгәне юк иде әле. Аерым энтузиастларның киңәш-тәкъдимнәрен урындагы “Алга” кооператив-колхозы һәм авыл Советы авыл биләмәсе җитәкчелеге дә хуплап каршы алды, биредә туып үскән күренекле шәхесләр дә ярдәмнәреннән баш тартмады. Җәйнең тәүге аеның көләч елмаеп кояш көлеп торган соңгы көнендә иртәдән кичкә кадәр Тозлыкуш авылы шаулап-гөрләп бәйрәм итте.

Әзерлек эшләрен биредәге авыл халкына хас булганча зур җаваплылык белән башкарулары күзгә ташланып тора иде. Төзекләндерү-буяу, чүп-чардан арындыру эшләре белән беррәттән урындагы мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле сценарий әзерләп, бөтен вак-төягенә кадәр алдан хәстәрләп куйдылар.

Ерак араларны якын итеп үзәк мәйданга җыелган авылдашлар, кайчандыр биредә эшләп киткән, туганнары, нәсел тамырлары бу җиргә тоташкан йөзәрләгән кеше иң тәүдә Бөек Ватан сугышында ятып калган яугир якташлар исемлеген мәңгеләштергән һәйкәлгә, 1919 елда гражданнар сугышы чорында һәлак ителгән 19 кызылгвардияче каберенә гөлләмәләр, чәчәкләр салдылар. Артабан янәшәдәге мәһабәт мәчет бинасы эченә җыелдылар. Биредә мәхәллә советы рәисе, хаклы ялдагы укытучы Фәһия Мөгалим кызы Латыйпова Аллаһ йортының тергезелүе тарихын, аны төзекләндереп тотуда иганә ярдәме күрсәтүче хөрмәтле авылдашларның исемнәрен бәян итте, бүгенге чарага багышлап “Фатиха” сүрәсен укып ишеттерде. Дини йолалар үтәр өчен тиешле барлык шартлар тудырылган гыйбадәтханәдән чыккан кунаклар янә обелиск янәшәсенә җыелды. Биредә авылның ветераннар советы рәисе, хаклы ялдагы хезмәт ветераны Фәрит Зәки улы Латыйпов 1919 елда колчакчы акгвардиячеләр тарафыннан җәзалап үтерелгән 19 кызылармияченең тарихына байкау ясады, 1941-1945 елларда яуга китеп мәңгелеккә ятып калган, сугыштан кайтып авылда яшәгән, ләкин инде бүгенге көндә берсе дә калмаган яугир якташлар турында сөйләде, алар истәлеген хөрмәтләп искә алу булды.

“Башнефть” җәмгыятенең иганә ярдәме белән заманча реконструкцияләнгән “Галимә чишмәсе”н ачу тантанасы да истә калырлык олы вакыйгага әверелде. Биредә туып үскән, Себер якларында эчке эшләр системасында хезмәт салган, хаклы ялга чыккач авылга кайтып төпләнгән һәм мәдәни тормышта актив кайнаучы Ришат Сираҗетдин улы белән Флидә Фоат кызы Гафаровлар матур шигъри юллар белән әлеге чараны алып бардылар. Мәктәптә тәрбияче булып эшләп хаклы ялга чыккан Зилә Мөхәммәтгани кызы Зыязова әнисе исемен йөртүче әлеге чишмәнең тарихын бәян итте, артабан авылның иң яшь вәкилләре милли киемнәрдә тәмле чишмә суы белән сыйлады. Биредә үк пар бөркеп торган самавыр чәен, милли ризыкларны тәмләп карау да оештырылган иде.

Авыл мәдәният йорты фойесына уңган апа-киленнәрнең күз явын салып чиккән чигүләре, бәйләмнәре, кул эшләре осталары җитештергән әйберләр, шулай ук борынгы кирәк-яраклар өлгеләре дә куелган иде. Чарада катнашучылар аларны тотып-тотып карадылар, фоторәсемнәргә дә төштеләр. Биредә үк “Алга” кооператив-колхозының оста пешекчеләре сый да тәкъдим итте.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: