ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 июль 2018, 11:11

“Балачак иле” – шатлык иле

Районда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә ел саен җитди игьтибар бирелә.

Җәйге каникул башлану белән мәктәпләрдә көндезге лагерьләр эшчәнлеген башлады. Шушы көннәрдә гимназиянең “Балачак иле” дип аталган көндезге лагерь эшчәнлеге белән танышып кайттык.

Гимназиянең ихатасына килеп керү белән бакчада эшләгән балаларны күрдек. “Яшел патруль” хезмәт берләшмәсендә эшләгән 5-6 сыйныф укучылары умарта күчен хәтерләтте. Алар бердәмләшеп, җиләк-җимеш, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерә иде. Бакча эшләреннән тыш, эшсөярләр гимназиянең тирә-ягын күркәмләндерү эшләре, экологик акцияләрдә дә актив катнаша.

“Балачак иле” көндезге лагере директоры Сөмбел Ринат кызы Котдусова безгә лагерь эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Без килгәндә биредә ял иткән 1-2-3 сыйныф укучылары “Арена” ябулы боз шугалагына чыгарга әзерләнә иде. Лагерь директоры сөйләвенчә, балаларның җәйге ялы монда бик күңелле үтә. 25 июньнән башланып, 15 июльгә кадәр дәвам иткән лагерьдә 200 бала сәламәтлеген ныгыта. 21 көн дәвам иткән лагерь сменасы вакытында балалар тарих һәм туган якны өйрәнү район музеена, район үзәк китапханәсенә, янгын сүндерү частенә, “Арена” ябулы боз шугалагына йөри. Күптән түгел балалар 5 санлы “Шатлык” балалар бакчасы территориясендә урнашкан “Автошәһәрчек”кә барып, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен ныгыткан. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре балалар белән агитация чаралары үткәргән. Моннан тыш лагерьда ял иткән балаларга су коену кагыйдәләре нигезләре дә җентекле өйрәтелә. Лагерьдә гигиена өлкәсе дә мөһим урын алып тора. Көннәрнең берсендә гимназиягә теш табибы килеп, балаларны тешләрне тәртиптә тоту кагыйдәләре белән таныштыра.

Гаилә елына багышланган чаралар да даими үтә. “Балачак иле” көндезге лагеренең беренче көнендә үк биредә әтиләр көне оештырылган. Укучылар рәсемнәре белән төрле стендлар, фотокүргәзмәләрдә актив катнаша. Мобиль планетарий белән 3Д форматлы мультфильм балалар күңеленә аеруча хуш килә. Моннан тыш, алар белән бик күп уен-конкурслар, кече сабантуйлар оештырыла. Укучылар “Ритм”, “Күңелле инглиз теле”, “Тылсымлы карандаш”, “Зажигай”, “Кәгазьдән кул эшләре”, “Изучайка” түгәрәкләрен түземсезлек белән көтеп ала. “Балаларның интеллектуаль, рухи һәм физик үсешенә зур игътибар бүләбез”, – ди директор урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова.

Биредә балаларны алты тапкыр сыйфатлы итеп тукландыру оештырылган. Анда үсеп килгән организмга файдалы төрле салатлар, җиләк-җимешләр, ит-балык ашлары кертелгән.

Ата-аналарның күбесе җәй көннәрендә дә эш урыннарында. Шул рәвешле, баланың фәһемле эш белән мәшгуль,караулы һәм тук булулары аларның күңелләренә берникадәр тынычлык өсти. Бүгенге көндә гимназиядә косметик ремонт бара. Спорт залында идәннәр алмаштырыла башлаган.
Читайте нас: