Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөрткән дистәләгән авыллар арасында безнең районның Яңа Балтач авыл биләмәсенә караганы да бар.
Табигатьнең иң гүзәл почмакларының берсенә урнашкан бу авылга миңа да беренче тапкыр барырга туры килде. Урман аша сузылган бормалы юл авылга алып керә. Аның шифалы һавасы, түгәрәк күлләре, көмеш сулы чишмәсе, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора. Ә авылның уң ягында тезелеп киткән матур таулары аеруча сокландыра, хуш исле карагай урманы да кайсы ягы беләндер үзенә тартып тора. Аның белән бер бәйләнеше булмаса да, авыл татар халкының гимны булган “Туган тел”не язучы Тукай исемен йөртә. Тарих битләренә күз салсак, 1928 елда, авыл халкын күмәк хуҗалыкларга берләштерү башлангач, Яңа Балтачта яшәгән бунтарь табигатьле, иреклек сөюче берничә гаилә авылның төньяк-көнчыгыш ягында алты чакрым читтәрәк урынга күченергә ниятли. Коллективлашу, яңа тәртиптән качу нияте белән өлкән яшьтәге Гыймази бабай, артабан Идрис Усманов, Кәримә Шакирова, Фазлыйәхмәт Сәлимов һәм башка гаиләләр килеп утыра. Авыл аксакаллары Нәбиулла Вәлиуллин һәм Миркасыйм Сәлимов сөйләп калдырган мәгълүматларга караганда, бу гаиләләр монда килеп нигез салганда бу урында куе урман һәм урман эченнән аккан Чүпрәй елгасы да мул сулы булган. Аннан соң бирегә тагын да берничә гаилә килеп нигез тергезә. Җир бүлеп бирүче казыклар какканда бу гүзәл табигать почмагын Кырлай урманына тиңли, әледән-әле Тукай шигырьләрен сөйли. Күрәсең, шагыйрьнең иҗатына гашыйк, шигърият сөюче кеше булгандыр. Авылга да исемне данлыклы шагыйрь хөрмәтенә Тукай дип кушыгыз, дип ул тәкъдим итә. Халык моны хуплый һәм әлеге исем район картасында барлыкка килә.
Заман җилләре бирегә дә үтеп керми калмый, әлбәттә. Бунтарь холыклы тукайлылар Яңа Балтач белән бергә Ворошилов исемендәге колхозга берләшә. Тик берничә елдан, нәкъ Бөек Ватан сугышы алдыннан гына – 1941 елның апрелендә, алар аерым колхоз булып бүленәләр һәм авыл исемен йөрткән колхоз дәһшәтле сугыш елларында фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә. Биредән 26 яугир яу кырларында башын сала. Безгә бәхетле киләчәкне бүләк итеп гомерләрен биргән Әнвәр һәм Зәкәрия Әһәдуллиннар, Камалетдин һәм Назыйф Баһауовлар, Нигъмәтулла Габдуллин, Миңлатыйп һәм Сәетгали Гайсиннар, Гаффан, Гыйлемҗан һәм Сабир Латыйповлар, Хасиятулла Насыйбуллин, Мөҗип Рәшитов, Назыйф, Фәйзрахман, Шәйхулла Сәлимовлар, Әнгам һәм Зөфәр Солтановлар, Сибәгатулла Төхбәтуллин, Хәмәди Хәбиров, Динмөхәммәт һәм Миңнеәхмәт Шәймиевлар, Гыйкрәмә һәм Рәхимҗан Шакировлар, Гамир Шәрипов, Зиннәт Вәлиуллиннар. Сугыш афәте бу авылның һәр гаиләсенә үтеп кереп әтиләрсез, улларсыз, туганнарсыз калдырып, ятимлеккә дучар иткән. Авылның каһарман егете Зиннәт Вәлиуллинның сөякләре быел гына, 76 ел үткәч, туган авылы зыяратында җир куенына тапшырылды. Тарих битләренә әйләнеп кайтсак, төрле елларда Мөҗип Рәшитов, Миңнегөл Сәлимова, Нургали Ихсанов, Миңнеәхмәт Сәлимов, Хөсәен Мөхәммәтдинов, Өлфәт Рамазанов, Якуп Баевлар колхоз рәисе булып эшлиләр. 1950 елда яңадан Яңа Балтач, Ягертамак, Ленин авыллары белән бергә эре колхозга берләшәләр, бүгенгә кадәр әлеге хуҗалык пролетариат юлбашчысы Ленин исемен йөртә. Әкрам Бадыйков, Өлфәт Рамазанов, Галимөхәммәт Гыйльметдинов, Фәзир Вәлиуллин, Миргасим Сәлимов һәм башкалар бригадир була.
Авыл оештырылудан алып бүгенге көнгә кадәр алдынгылар исемлегеннән төшмәгән механизаторлар, савучылар, терлекчеләр һәм башка уңганнарны барлый китсәк, аерым бер китап язарлык булыр иде. Алар арасында хөкүмәт бүләкләренә ия булучыларны язмасам, дөрес булмастыр кебек. Әйтик, “Хезмәт Кызыл байрагы”, “Почет билгесе” орденнарына Фәзир Вәлиуллин, “Почет билгесе” орденына Мәгънәви Насыйбуллин, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медаленә Әмирҗан Нәҗмиев, бригадир Миргазиян Сәлимов лаек булалар. Тукай бригадасында намус белән эшләгән кешеләр һәрвакыт күп булган. Аларның берничәсе югары күрсәткечләргә ирешкән өчен илебез башкаласы – Мәскәүгә Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бару бәхетенә ия була.
Тукай башлангыч мәктәбе егерменче еллардан бирле эшләп килә. Укыту-тәрбия эше утызынчы елларда репрессиягә эләккән Сафуан карт йортында оештырыла. Тукай башлангыч мәктәбендә бик озак еллар Әһлия Фәйзуллина, Мәмдудә Ризвановалар укыта.
Утызынчы еллар ахырыннан бирле Тукайда фельдшер-акушерлык пункты, авыл клубы һәм китапханә эшләп килә. Тукай авылы үзенең иң зурайган чорында – 1960 һәм 1970 еллар арасында – 55 хуҗалыклы авыл була. Соңгы елларда авылдагы йортлар саны кими башлады: 2004 елда Тукайда 42 хуҗалык булса, бүген 35 хуҗалык исәпләнеп, 117 кеше яши. Менә шулай Тукай авылы үзенең зур булмаган тарихында ил һәм милләт өчен тырыш хезмәт сөйгән уллар һәм кызлар үстерде. Авыл зур түгел, әмма кайчак язмышлары шушы җиргә береккәннәр, кендек каны шушында тамганнар да күп еллар дәвамында бер-берсе белән очраша алмый. Ә күптән түгел бөтен тирә-якны гөрләтеп Тукайда беренче тапкыр “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме узды. Ул авылның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Районыбыз тарихчысы Марат Ахуновның язмалары буенча, Тукай авылына халык 1918 елның язында ук күченә башлый. Димәк, авылның 90 гына түгел, 100 еллык юбилее, дип тә әйтә алабыз. Гасырлык бай тарихы булган Тукай авылы бүген дә район картасыннан югалмый, яши дә яши әле.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)