Омск шәһәрендә булган фаҗигадә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев турындагы “Аяклары булмаса да, иңнәрендә канат бар..” дип аталган язмамны гәзитнең үткән саннарында укыгансыздыр инде.
Сезне аның бүгенге тормыш-көнкүреше белән таныштыруны дәвам итәсебез килә. 16 июль көнне Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира, кызлары София белән “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагереның икенче сменасында ял итүче балалар янына очрашуга барды. Бу җылы, күңелләрне җилкендергән чарада безгә дә булырга туры килде. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, лагерь директоры Эдуард Каррамов, урындагы телевидение хезмәткәрләре катнашты.
Тәүдә балалар казарманың җимерелү вакытында төшерелгән өзекләрдән торган кыскача видео карап үтте. Анда авыр плиталар, җимерекләр астыннан Рөстәмне коткарып алу мизгелләре дә бар иде. Балаларның башында мең сорау туды. Алар бер коляскада утырган Рөстәмгә, бер экранга карады. Рөстәм хәзер буйга зур булмаса да, балалар күз алдында ул зур геройга әверелде.
Рөстәм Нәбиев белән турыдан-туры әңгәмәләшү вакытын балалар түземсезлек белән көтте. Ул сәхнәгә күтәрелгәч, кызлар һәм малайлар аңарга үзләренең сорау яңгырын койды. “Ә сезгә ничә яшь?”, “Сез кайда торасыз?”, “Нәрсә ул следж-хоккей?”, “Сез көненә ничә тапкыр спорт белән шөгыльләнәсез?”, “Тренировкалар кайда үтә?”, “Сезнең туган көнегез кайчан?” – бу сорауларның һәммәсенә Рөстәм елмаю белән җавап бирә барды. Форсаттан файдаланып, Рөстәмгә без дә сорау бирергә булдык. “Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? “ дигән сорауга ул бик җитди һәм эчтәлекле җавап кайтарды. “Яшәү мәгънәсе минем өчен – минем гаиләмдә. Мин тормыш иптәшем, кечкенә кызым София дип яшим. Яшәү һәм үлем белән көрәшкәндә мин беркайчан да гаиләм һәм балаларым булмаячак, дип яндым. Һәм менә Ходай Тәгалә тарафыннан миңа сөйгән тормыш иптәшле һәм бәхетле әти булу шатлыгы бирелде. Мин хәзер шушы олы бәхетнең кадерен белеп яшим”, – диде ул. Балалар Рөстәмгә бер-берартлы сорауларын яудыра торды. Бу вакытта лагерьдә ял итүче кызлар кечкенә София яныннан бер адымга да китмәде. Очрашу көнне Сафияга 10 ай тулган икән. Ул әтисе Рөстәм күз алдында күренү белән кояш кебек балкып торды.
Яшь гаилә “Акчарлак” территориясенә сәяхәт кылды. Ял үзәге җитәкчесе исеменнән Рөстәмгә лагерь символикасы бүләк ителде. “Балачакта лагерьдә ял итәргә туры килмәде”, – ди Рөстәм. Кызлар аңа үзләре ясаган “бәхет кошларын” бүләк итте. Рөстәм аларны сакларга вәгъдә бирде. “Безгә илнең төрле төбәкләреннән почта хезмәте аша бик күп бүләкләр җибәрәләр. Киләчәктә, үз йортыбызны салып кергәч, анда шушы бүләкләр өчен махсус бер бүлмә булдырачакмын”, – диде Рөстәм.
“Акчарлак” халыкара балалар лагере статусына ия. Шуңа балалар янына смена саен чит ил кунаклары килә. Алжирдан килгән Әюп белән Гонконг якларыннан булган Альберто да Рөстәм янына сәхнәгә менде. Алар инглиз телендә үз теләкләрен, очрашудан алган тәэссоратларын җиткерде. Лагерьдагы тәрҗемәчеләр Элина Сафиуллина (БДУ хокук институты факультетын тәмамлаган) белән Назар Галиев (шушы ук факультетның икенче курсында белем ала) Рөстәмгә кунакларның сүзен тәрҗемә итеп торды.
“Рөстәм Нәбиевның тарихын һәм тормыш юлын белгәч, без хәйран калдык. Аның белән бер сәхнәдә басып тору – безнең өчен зур горурлык. Аңа озын гомер, сәламәтлек телибез. Рөстәм – чын Русия герое”, – диде чит ил кунаклары соклану хисләрен яшермичә.
Форсаттан файдаланып, без дә чит ил кунаклары белән әңгәмәләшеп алдык. “Русиядә без беренче тапкыр. Монда шулкадәр матур, ягымлы, ачык йөзле кешеләр. Мондагы җәйләрнең кызу торуы бераз аптыратты. Үзебез белән җылы киемнәр алып килдек. Русия дию белән безнең күз алдына кышкы кар килеп баса”, – дип тәэссоратлары белән бүлеште егетләр. Егетләрнең берсе Альберто Гонконг университетында теш табибына беренче курста укый икән, ә Әюп Мсика шәһәрендә Америка һәм Британия мәдәниятләрен өйрәнә.
Күптән түгел Рөстәм Нәбиевның тормыш юлы турындагы китап дөнья күргән. Яшь автор Дания Нәгыйм белән берлектә язылган, бик авыр темага багышланган бу китап бер тында укыла. Әлегә аның бөтен тиражы Казанда. Якын киләчәктә ул безнең китапханәләрдә дә барлыкка килер, дип ышанабыз. Бу турыда да Рөстәм берничә сүз әйтеп китте.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)