ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 июль 2018, 10:19

Җәйге чорда эш күләме икеләтә арта

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте – районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе.

Андагы хезмәткәрләргә район халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләтелгән. Хезмәтнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлыгын билгели һәм районыбызның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре тормышына йогынты ясый. Хуҗалык максаты – районыбызны чиста һәм төзек тоту.

Бүгенге көндә әлеге җәмгыять хезмәткәрләре күп фатирлы йортларның вентиляция һәм төтен каналлары торышын тикшерү һәм аларны чистарту белән мәшгүль. Районыбызның Төзүчеләр урамы, 1, 5, Кыр урамының 10 санлы йортының каналлары җентекле тикшерелгән. Өлкән мастер Илгиз Сакаев әйтүенчә, бу хезмәт елына өч тапкыр гамәлгә ашырыла. Без килгәндә хуҗалык

егетләре Роберт Насыйбуллин, Замир Турсунов, Динар Мөхәммәтҗанов, Илдар Гобәйдуллин Тынычлык урамы, 17/1, 17/2 санлы йортларының вентиляция каналларын тикшереп, Тынычлык урамының 8 санлы күп фатирлы йорты каналларын тазартырга төшеп киткән иде. Автовышка руле артында Рамил Вәлиев егетләргә ярдәм итү максаты белән тора. Мастер Илгиз Сакаев белән эш барышы турында әңгәмәләшеп торганда башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү максаты белән хуҗалык начальнигы Рамил Камил улы Агиев үзе килеп туктады. Җәй башыннан хуҗалык тарафыннан башкарылган эшләр турында аңардан тирәнрәк мәгълүмат алдык.

Күптән түгел хуҗалык егетләре Иске Калмаш авылының Нефтьчеләр урамында урнашкан, 2, 5 санлы йортларга отмосткалар салу алдыннан такталардан опалубкалар ясап куйган. Нефтьчеләр урамындагы 3 санлы йортны тәртипкә китерү әлегә планда. Көн дә дигәндәй кызу кояш нурлары астында хуҗалыкның уңган хезмәткәрләре Нияз Казаев, Рәшит Габделхаликов, Мәүлидә Кайбышева, Гали Сакаев, Фларида Әһәдуллина, Люция Мөхәмәтҗанова, Вәсилә Хәмидуллина күп фатирлы йорт араларын чүп үләннәреннән тазарта. Подъезд эчләренә килгәндә, Тынычлык урамының 19/1 санлы йортының өченче подъездында бүген ремонт бара – биредә стеналар аклана, буяла, кыскача косметик ремонт башкарыла.

Районыбызның үзәк Ленин урамында урнашкан тротуар беренче урта мәктәп янәшәсеннән алып завод киселешенә кадәр тәртипкә салыначак. Шушы көннәрдә генә хуҗалык егетләре район почтамты алдында яңа бордюрлар тезеп чыкты.

Төзекләндерү эшләре белән беррәттән хуҗалык казанлыгының эчке өлешендә дә ремонт эшләре гөрли. Әлегә андагы бер мичнең кирпичләре алмаштырылып, ремонт эшләре тәмамлану сызыгына җиткерелгән. Алар өчен хуҗалыкның баш инженеры Салават Баянов җаваплы. Әңгәмә барышында хезмәткәр Рөстәм Кашапов та мактап телгә алынды.

Тынычлык урамының 19 санлы йортының җылылык һәм канализация торбалары алмаштырылган. Күп фатирлы йортлар янәшәсендә булган милек саклау урыннары да калай белән тышланып килә. Бу хезмәт милек хуҗасы тарафыннан гариза булу очрагында күрсәтелә икән.

Торак -коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эшнең авырлыклары һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Мастер Илгиз Сакаев: “Башкарылачак эшләр бихисап, җәйге чорда хезмәт күләме икеләтә арта. Әлегә инде без куелган максатларны тиешенчә вакытында үтәп барырга тырышабыз, хуҗалыкта тир түккән егетләребез дә сынатмый”, – диде.
Читайте нас: