ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 июль 2018, 10:57

Җиткән туксанга уңган булганга

Шушы көннәрдә Рәшидә Габдулла кызы Зариповага 90 яшь тулды.

Аңа РФ Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләрне тапшырырга район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов, авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Гыймаева барды.

Тыл ветераны Рәшидә Габдулла кызы алты бала үстереп, бүген 12 онык һәм 8 турунының хәрмәтенә төренеп яши. 90 яшенә җиткән Рәшидә апа: “Авырып ятарга вакытым булмады, бар гомерен тынгысыз хезмәттә үтте. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешегә яшәү көче һәм тән сихәте китерә”, – диде. Бүген аңа 90 яшьне биреп тә булмый. Ул кунакларны йорт ишек алдыннан үзе чыгып каршы алды, йөзеннән күтәренке кәеф һәм шатлык нурлары балкып торды. Димәк, озак һәм сәламәт яшәү өчен тырыш һәм уңган булу мөһим.
Читайте нас: