ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 август 2018, 10:40

Таныштыру - кавыштыру чарасы

Үрнәк авылы мәдәният йортында район Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан яшь парларны кавыштыру чарасы үткәрелде.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Урнәк авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Мөхияров,авыл советлары авыл биләмәләренең яшьләр эшләре белгечләре, Яшьләр үзәге директоры Дилара Тимашева, оешманың педагог-психологы Фируза Сакаева катнашты.

Чара башланыр алдыннан яшьләр эшләре белгечләре белән киңәшмә оештырылды. Аның барышында беренче яртыеллыктагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре һәм башка хезмәт нечкәлекләре турында сүз алып барылды. Яшьләр үзәге директоры Дилара Тимашева интернет челтәрендә мәгълүмат системасында (АИС) мәҗбүри рәвештә теркәлергә, һәрбер үткәрелгән чараны анда чагылдырырга, яшьләрне системага җәлеп итәргә, “ Добровольцы Росии” волонтерлар проектында актив катнашырга чакырды.

Киңәшмәдән соң, “Беренче караштан гашыйк булу чарасы”н башлап җибәрделәр. Аны Яшьләр үзәге хезмәткәре Миләүшә Гобәйдуллина алып барды. Төрле авыл биләмәләреннән килгән егет һәм кызлар бер-берсе белән танышты, үзләре турында сөйләде. Аннары алар белән викторина формасында уеннар үткәрелде. Чара ахырында дүрт пар барлыкка килде. Алар дуслашып, киләчәктә кавышып, чынбарлыкта яшь гаиләгә әверелер, дип өметләнәбез. Чөнки авылда яшьләр, бигрәк тә инде 30дан узган егетләр, өйләнергә ашыкмый. Аларны шулай бер-берсе белән очраштырып, мавыктыргыч чаралар үткәрү хәлне уңай якка үзгәртер, дип ышанасы килә.
Читайте нас: