ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 август 2018, 10:24

Корбан гаете алдыннан

Авыл имам-хәзрәтләренең чираттагы җыелышы Яңа Балтач авылының “Фәридә” мәчетендә узды. Биредә Корбан гаетен оешкан төстә, имин үткәреп җибәрү, каберлекләрне, зиратларны чиста тоту, яшь буынга таяныч, киңәшче булу хакында җитди сөйләшү булды. Җыелышны район имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров ачып җибәрде һәм алып барды.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Яңа Балтач авыл Советы хакимияте башлыгы Илнур Ханов катнашты. “Фәридә” мәчетенең имамы Дилшод Касыймходжаев аллаһ йортының тарихы, эшчәнлеге хакында сөйләде.

–Без җыелышып киңәшләшеп, төрле юнәлештә эшләр оештырырга тырышабыз. Әлһәмдүллилаһ, актив яшьләребез, аларга үрнәккә актив өлкәннәребез бар. Мәчетебездә илледән артык кеше Ислам дине тәгълиматына өйрәнә. Безнең мәчетебездә укыганнан соң, берничә шәкертебез Ислам университетында укуын дәвам итә. Мохтаҗларга ярдәм итү, дини бәйрәмнәр уздыру буенча бергәләшеп эшлибез. Мәчет ихатасында балалар өчен уен мәйданчыгы булдырдык, игълан тактасы һәм киңәш-тәкъдимнәр өчен тартма да урнаштырылды. Һәр дини мәҗлесләрдә вәгазьләр, никах, балага исем кушу һәм башка мәгълүматларны туплаган буклетларны таратабыз. Шулай итеп бигрәк тә балаларны, яшьләрне кызыксындыру, мәчеткә җәлеп итү буенча төрле ысуллар уйлап табу өстендә эшлибез, – диде ул. Мәчетнең абыстае Фларида Сафиуллина да ел дәвамында башкарылган изге гамәлләр турындагы фикерләре белән уртаклашты. Мәчет мотәлләвияте һәрдаим Чакмагыш балалар приютына һәм Балтачтагы картлар һәм инвалидлар йортына, мохтаҗларга ярдәм итә. Җыелыш барышында башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Аерым алганда Корбан гаетенә кагылышлы сораулар күп булды, аеруча мал чалу мәйданчыклары турында. Район имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров Корбан чалуның мәгънәсе, тәртип һәм шартлары турында сөйләде. Корбанга мал сатып алу, чалу кагыйдәләре һәм тәртибе турында район ветеринария станциясенең участок табибы Назыйм Нәфыйков аңлатты.

–Корбан бәйрәме көне җитүгә чит өлкәләрдән маллар алып кайтып сату белән шөгыльләүчеләр дә байтак. Алар халыкны корбан малы белән тәэмин итеп игелекле эш башкарсалар да, икенче яктан ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары да булгалап тора. Иң беренче таләп: районның баш ветеринар табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән район территориясенә бер генә мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Күрше төбәкләрдә, илебезнең башка өлкәләрендә төрле маллар, кошларның йогышлы авыру очраклары булып тора, шуңа да корбанлыкларның барысы да ветеринарлар тарафыннан тикшерелә, аларның белешмәләре булырга тиеш. Корбан чалыр алдыннан һәм чалгач шул урынны без, ветеринар белгечләр, карап, тиешле таләпләрне үтәүне тикшерергә тиешбез. Маллар махсус чиста урыннарда чалынырга, яхшы итеп эшкәртелергә тиеш. Корбан ителгән малның тиресе, башы, аягы, ашказаны-эчәге юк ителергә яки хайван калдыкларын үтильләштерү буенча чаралар күрелергә тиеш, – диде ул.

Яңа Балтач авыл Советы хакимияте башлыгы Илнур Ханов башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды. Җыелыш эшенә йомгак ясап, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова мәчет-мәхәлләләрдә террорчылыкка каршы профилактика эшен көчәйтү мәсьәләсен күтәрде, рәсмиләштерү буенча эшләрне тәмамлау турында искәртеп үтте.

–Мәчеткә йөрүчеләр санын арттыру, бигрәк тә яшь гаиләләрне җәлеп итү өчен, беренче чиратта, аллаһ йортларында тудырылган мөмкинлекләргә игътибар юнәлтү мөһим. Мәчеттә һәм аның тирә-ягында тәртип булганда гына халык белән тыгыз элемтә барлыкка киләчәк. Бу җәһәттән, Яңа Балтач авылының “Фәридә” мәчете күпләргә үрнәк булып тора. Корбан бәйрәмен имин уздырыйк, бергә-бергә киңәшләшеп эшлик, –диде Светлана Фларис кызы.

Авыл имамнары, хәзрәтләре менә шулар хакында җентекләп сөйләштеләр-киңәшләштеләр. Җыелыш Коръән аятьләре укып, дога кылу белән тәмамланды. Киләсе очрашу Аблай авылында булачак. Әйе, мондый очрашулар бик кирәк, дип уйлыйм, аларның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел бит, вәгазьләнү, гыйлем эстәү, аннан соң мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү дә мөһим.
Читайте нас: