ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 август 2018, 11:21

Имин үтсен бәйрәмебез!

Чәршәмбе көнне муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында дәүләт – конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комиссиянең утырышы үтте.

Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова үткәрде. Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш район

ветеринария станциясе начальнигы Радмир Ямалеев, районның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров, Юмаш авылы храмының рухание иерей Евгений, авыл биләмәләре башлыклары, авыл мәхәллә һәм мәчетләренең хәзрәтләре, киңкүләм мәгълумат чаралары вәкилләре катнашты. Комиссия рәисе Светлана Шакирова белдергәнчә, районда тотрыклы хәл хөкем сөрә, әмма бу – көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Тынычланып калырга һәм уяулыкны киметергә ярамый. Светлана Фларис кызы авыл биләмәләрендәге рейдлар барышына йомгак ясап, мәчетләрнең торышы, документларның тәртибе, китаплар, авыл хәзрәтләренең эшчәнлегенә карата фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, җитешсезлекләрне санап үтте. Гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклау, үстерүдә халык ихтыяҗларын тәэмин итү авыл биләмәсе, дәүләт органнарының мөһим бурычы булып тора һәм алар башка дини мәсьәләләргә килеп тоташа. Киңәшмәдә хакимиятенең конфессияра мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый хәвефсезлек тәэмин итү буенча бурычлары турында комиссиянең сәркатибе Айгөл Нәбиева чыгыш ясады. Ул мәчетләрнең Корбан бәйрәменә әзерлеге, һәр мәчеттә бәйрәм чараларын үткәрүгә күзәтчелек итү буенча муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарларын, бүлек начальникларын, оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен беркетү турындагы мәгълүматны җиткерде. Район имам-мөхтәсибе Галим Шакиров белдергәнчә: “Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе өчен мәчет имамнары җаваплы. Корбан бәйрәме матур һәм тәртипле узарга тиеш”.

Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Ямалеев санитария-гигиена нормаларын үтәү мөһимлеген кисәтте. Радмир Фәнил улы илебез, республика буенча эпизоотик очраклар турында мәгълүмат җиткерде, районга рөхсәтсез мал кертмәү, корбан малының биологик калдыкларын үтилләштерү таләпләре турында искәртте. Быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар корбан чалу йоласын башлый. Комиссия утырышында катнашучыларның бердәм килешүе нигезендә корбан чалу урыны итеп мәчет ихатасы түгел, ә шәхси хуҗалыклар ихатасы, ягъни корбан чалдыручының үз ихатасы билгеләнде. Корбан итен аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына, ятимнәргә һәм өлкәннәргә яисә мәчеткә китереп аш-су әзерләү өчен тапшырырга мөмкин. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәрне үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып тора. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Халык бәйрәмнәре, йолалар кешене тормыш тәртипләренә күнектерергә ярдәм итә. Ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын да бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Корбан гаете һәм башка бәйрәмнәребез иминлектә үтсен, гел изге гамәлләр генә башкарылсын иде. Утырышта катнашучылар каралган мәсьәләләр буенча дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия карарын бертавыштан расладылар.
Читайте нас: