ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
23 август 2018, 11:34

Күңелләрен сафландырып, Аллаһка якынаеп

Республикабызда бәйрәм көне статусын алган Корбан гаете районыбызда киң билгеләп үтелде. Бу хакта муниципаль район хакимияте карары кабул ителде, оештырып үткәрүчеләр билгеләнде, хакимияттән җаваплы вәкилләр тәгаенләнде.

Сыйрышбаш авылындагы “Йосыф” мәчетендә Корбан гаетенә җыелган мәхәллә әгъзаларына иң тәүдә бәйрәм котлауларын “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәи-

се Рушан Рифгать улы Гайсин, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, муниципаль район хакимияте вәкиле – Чакмагыш мәгьлүмат үзәге директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов җиткерде. Мәхәллә советы әгъзасы, медицина хезмәте ветераны Ләбиб Нурулла улы Сәйгафаров иң тәүдә бәйрәм вәгазен ишеттерде, артабан аның җитәкчелегендә гает намазы укылды, изге теләкләр белән дога кылынды.

Күңелләрен пакьландырып, Аллаһка ныграк якынаю нияте белән изге йортка җыелучылар дүрт дистәдән артып китте. Бирегә килә алмаганнар да изге уй-ниятләрен тормышка ашыргандыр, дип ышанасы килә. Хезмәт ветераннары Рина Хөсәенова, Зинфир Арсланов һәм тагын берничә кеше корбан чалып, күркәм табыннар оештырды, мохтаҗларга да авыз иттерде.

Бәйрәм чаралары шулай ук һәр авылда тантаналы шартларда, имин үтте.
Читайте нас: