ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 сентябрь 2018, 11:16

Ике тәгәрмәчтә җилдереп

Җәйге соңгы көннәрендә районда велоспорт атналыгы үткәрелде.

Районыбызда велосипед спорты елдан-ел үсеш ала. Аның белән шөгыльләнер өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Чит илләрдә район йөзен данлап, велоспорт ярышларында лаеклы урыннар яулап, чемпион исемнәрен алып торучы якташларыбыз – моның ачык дәлиле.

Башкортстан Республикасы беренчелегенә велоспорт атналыгыннан безнең спортчылар да читтә калмады – республика эстафетасыннан соң алар җиде көнлек велоспорт турына чыкты. “Велоспорт атналыгы” үткәрү – районыбызда күптән күркәм йолага әйләнде, бездә ул унынчы тапкыр үткәрелә. Кыскасы, аны “Акчарлак” балаларны сәламәтләндерү лагеренең дүртенче чоры, дисәк тә була. Шундый атналыклар халыкара дәрәҗәле спортчыларны табып, аларны киләчәктә чыныктырырга ярдәм итә.

Районыбызга 2003-2004, 2005-2006нчы елгы 84 спортчы 21 август көнне килеп урнашты. Уфа, Октябрьский, Языково, Дүртөйле, Кушнаренко, Салават, Ишембай, Белорет, Мәләвез, Агыйдел якларыннан килгән һәм үзебезнең велосипедчылар тәүдә 4 чакрымга районыбызның үзәк урамында старт алды. 22 августта Чакмагыш ­– Яңа Коты трассасында егетләр 50, кызлар – 30 чакрымга көч сынашты. Кичке 18 сәгатьтә аларны мавыктыргыч чара – БР беренчелегенә 2003 елгы спортчылар арасында үткәрелгән велоспорт атналыгын ачу тантанасы көтә иде.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, БР Велосипед спорты федерациясе рәисе Ринат Латыйпов катнашты. Район хакимияте башлыгы үз чыгышында озак еллар хезмәт салган абруйлы тренер-спортчы Ранис Нурхәниф улы Баяновны мактап телгә алды. “Велосипед спорты – ныклы контроль, җаваплылык таләп иткән хәвефле спорт төре. Ранис Нурхәниф улы җиңел булмаган шартларда көн әйләнәсенә спортчыларны тәрбияли. Аның ныклы күзәтчелеге астында трассадагы ярышлар хәвефсез үтә. Аның кул астында ныклы спортчылар тәрбияләнеп, район йөзен ил күләмендә данлаган спортчылар чыга. Моның өчен аңа рәхмәт белдерәсе килә. Ә инде велоспорт белән шөгыльләнер өчен районда шартлар бар, җитмәгән мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышырбыз”, – диде. Районда велоспорт үсеше өчен янып йөргән, һәрвакытта матди база белән ярдәм итеп торган Ринат Латыйповка да хакимият башлыгы рәхмәтен җиткерде.

Чыгышы белән районыбызның Иске Ихсан авылыннан булган Ринат Нигъмәтҗан улы Латыйпов та районыбыз спортчыларын мактап телгә алды. Ул велосипед спорты базасына яңа машина бүләк итү турында хәбәр итте. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән 100дән артык спортчыны формалар белән тәэмин итүен белдерде.

Тренер Ранис Баянов һәрдаим муниципаль район хакимияте башлыгының велоспортка аеруча игътибар итүе турында берничә сүз әйтеп үтте. Районнан чыккан спортчылар, үзе, Ринат Латыйпов, Алексеевлар, Александр Борисов, Айгөл Гәрәева һәм башкаларны мактап телгә алды ул. “Бүген Калмашбаш кызы Айгөл Гәрәева Русия данын яклаганга мин горурланып туялмыйм. Элек бу спорт төре белән шөгыльләнергә бүгенге кебек мөмкинлекләр юк иде. Бүген Ринат Латыйпов ярдәме белән Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә матди база, бер-берсенә һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер торган коллектив бар”, – диде Ранис Нурханиф улы.

24 августта велосипедчылар Яңа Балтач – Үзмәш трассасында 15 чакрым арага шәхси ярышта көч сынашты.

Велоспорт атналыгының ябылу тантанасында муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов чыгыш ясады. Тантанага шулай Европа чемпионаты призеры Гөлназ Бадыйкова чакырылган иде. Ул ярышларда катнашучыларны сәламләп, уңыш серләре белән уртаклашты.

Көтеп алынган нәтиҗәләр чыгарылды. 2003-2004 елгы егетләр арасында беренче урынга Тимур Латыйпов лаек булды (Языково), икенче урынга Роман Осипов (Ишембай), өченче урынга Даниил Вафин (Октябрьский) чыкты. 2003-2004 елгы кызлар арасында беренче урынны Чакмагыштан Арина Вәлиева алды, икенче урынга Юлия Копьева (Белорет), өченчегә Полина Куклева (Октябрьский) лаек дип табылды. 2005 елгы һәм аннан да кечерәкләр егетләр арасында беренче урынга Чакмагыштан Данияр Гәрәев чыкты. Икенче урынны Владислав Меликянц (Октябрьский), өченче урынны Рифат Гыйлемханов (Дүртөйле) алды. 2005нче елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында Амалия Миңнебаева (Стәрлетамак) – беренче, Анна Абдуллина (Октябрьский)– икенче, Регина Закирова (Стәрлетамак) өченче урыннарны алды.

Җиңүчеләр муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты, БР Велосипед спорты федерациясе тарафыннан бүләкләнде.


Читайте нас: