ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 сентябрь 2018, 11:13

Безнең балалар – ышанычлы кулларда

Август азагында район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, БР мәгариф министрлыгының бүлек начальнигы Галина Давыдова, БР җәмәгать палатасының мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, ярдәм итү һәм ирекмәнлек буенча комиссиясе рәисе Лида Исаргакова, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, район прокуроры Алмаз Абдюшев, авыл хакимиятләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, педагогик коллективлар, район оешма -учреждениеләре вәкилләре, ата-аналар катнашты.

Доклад белән район хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы чыгыш ясады. Ул “Муниципаль мәгариф системасының төп үсеш юнәлешләре” темасына эчтәлекле сүз алып барды. Үз чыгышында ул хәвефсез мәгариф мохите, терроризм, янгын чыгу хәвефсезлеге, укучылар һәм педагогик коллективлар хезмәтен саклау, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре темаларына тукталып үтте.

Һәр ата-ана үз баласын мәктәпкә озатып калганда аның исәнимин әйләнеп кайтуын тели. Мәгариф системасында укучылар хәвефсезлеге төп һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Реканс Ямалеев үз чыгышында мәгариф системасы хезмәткәрләренә республикабыз башкаласында үткән август киңәшмәсендә яңгыраган проблемаларны да җиткерде. Алар арасында мәктәпләрдә санлы укыту-тәрбия, мәгълүмати хәвефсезлек темалары да күтәрелде. Бөтендөнья интернет челтәре – укучылар өчен хәвеф тудырган, әмма шул ук вакытта мәгълүматка иң бай булган ресурсларның берсе булып тора. Хакимият башлыгы чыгышында районыбызда белем бирү сыйфатына, Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренә дә тукталып үтте. БДИ нәтиҗәләре узган елга караганда югарырак. Чыгарылыш укучыларының 64 проценты югары уку йортларына укырга кергән. Реканс Ямалеев БДИ нәтиҗәләре уртача күрсәткечтән кечерәк булган мәктәп директорларына кисәтү ясап, укучылар белән өстәмә эш алып баруны таләп итте. Район җитәкчесе мәктәпләрдә бер генә смена калдыру максатында киләчәктә гимназиядә башлангыч сыйныфлар өчен 198 кешелек корпус төзеләчәге турында белдерде. Мәктәпкәчә белем бирү системасын да урап үтмәде чыгыш ясаучы.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: