ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 сентябрь 2018, 12:34

Озын гомер – зур бүләк ул

13 сентябрьдә Тозлыкуш авылында гомер итүче Зәйнәб Гыйлемҗан кызы Гыйльманова 95 яшен тутырды. Әлеге күркәм бәйрәм юбилярның бердәнбер кызы өчен генә түгел, ә район күләмендә истәлекле вакыйгага әйләнде.

Озын гомер итүчене муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов тәбрикләде. Аның белән юбилярга изге теләкләрен җиткерергә Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова, авыл ветераннар советы рәисе Фәрит Латыйпов, яшьләр эшләре буенча белгеч Алсу Мәгалимова килгән иде.

Зәйнәб әбинең 95 еллык гомер китабына сугыш елларының ачлык-ялангачлыгы, бәхете-михнәте – бар да сыйган. Аның яшьлек еллары иң авыр вакытларга туры килә. Сугыш яланнарына ир-атлар китеп беткәч, авыл хатыннары җилкәсенә төшкән авырлыкларны язып торасы юк. Зәйнәб Гыйлемҗан кызы гомер буена авыл хуҗалыгында эшли. Бүген ул 71 яшьлек кызы Рида Солтан кызының кадерле тәрбиясендә. Олы яшьтә булуга карамастан, ул бүген дә җор телле, көр күңелле күренде.

Муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов юбилярга олы хөрмәт белән Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбиляр авыл

хакимияте тарафыннан да бүләкләнде.

Авыл ветераннар советы рәисе

Фәрит Латыйпов бүгенге көндә авылда 56 тыл ветераны, 3 сугыш ветераны, авыл хуҗалыгында эшләп, хаклы ялга чыккан 310 кеше барлыгы турында мәгълүмат җиткерде. Өлкәннәр көне уңаеннан аларның һәркайсы бишәр килограмм шикәр комы белән бүләкләнәчәк. Тыл ветераннарына исә аерым бүләк бирү каралган. Зәйнәб әби аны олылап килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде, тәбрикләүчеләрне канар тәбикмәк белән чәй табыны артына чакырды.
Читайте нас: