ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
15 сентябрь 2018, 10:57

Юллар – көнкүреш көзгесе

Юллар – район көзгесе. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен билгели.

Соңгы айларда районыбызда юлларны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр башкарылды. Һәм алар уңышлы гына дәвам итә. Аеруча күңелләрне күтәргәне – Икмәк заводы урамына асфальт катламы түшәлү. Язлы-көзле бу урамнан йөрү машиналыга гына түгел, җәяүлегә дә бик катлаулы иде. Хәзер исә водительләр биредән җилдереп кенә йөри. Кооператив, Ленин урамнары, район почтамты каршы, “Әкият” балалар бакчасы каршында автомашиналар кую урыннары булдырылуы да күңелләрне куандыра.

Районыбыз территориясен төзекләндерү эшләрен “Башкир-автодор” идарәлегенең Чакмагыштагы филиалы егетләре дәвам итә. Шимбә көнне аларның гимназия янәшәсендә бал кортлары сыман кайнашканын күреп, яннарына туктап, әңгәмәләшеп киттек. Уңган егетләр мәктәп янәшәсенә автомашиналар кую урынына асфальт катламы салу белән мәшгуль иде. Әлеге территориядә бигрәк тә иртәле-кичле вакытта машиналар саны арту сәбәпле, үтеп йөрү җайсызлана иде. Хәзер исә автомашиналарны махсус тукталышка кертеп кую мөмкинлеге булачак.

Әлеге идарәлектә 19 ел хезмәт салган мастер Рөстәм Хәкимов җитәкчелегендә асфальт салучы-машинист Рвинат Кирәев, каток машинисты Ринат Батыргәрәев, эшчеләр Айдар Шәйморатов, Фидан Шәйморатов, Марсель Әхмәтов тир түгә иде. Илдус Әгъзамов белән Риф Гәрәев «КамАЗ» автомашиналарында өзлексез рәвештә асфальт ташып тора. Мират Сәмигуллин су белән тәэмин итә. Бирегә асфальт катламы салынганчы “Башкиравтодор” идарәлегенең башка бригада егетләре территориягә балчык, чуерташ түшәгән. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте егетләре тукталыш урынын бордюрлар белән уратып алган.

Ходайга шөкер, хәзер шәһәр тормышыннан һич тә калышмыйбыз. Шатлык өстенә шатлык өстәп, урамнарга асфальт салына, автомашиналар кую урыны да булдырыла. Барысы да халык өчен эшләнә. Бары тик бераз сабыр итеп, булганына шөкер кылып яшәргә кирәк.
Читайте нас: