ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
20 сентябрь 2018, 11:17

Муниципаль район Советының чираттагы утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы егерме икенче утырышы эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, республика Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгы урынбасарлары, хакимият подразделениеләре, киңкүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылды:

1. 9 санлы сайлау округы буенча сайланган БР Чакмагыш муниципаль районы Советы депутаты Ирек Марс улы Усмановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

Совет регламенты, депутат статусын һәм этикасын үтәү мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Риф Хәбибрахман улы

Мусин агымдагы елның 9 сентябрендә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау үтүе, аның нәтиҗәләре буенча КПРФ исемлегендә муниципаль район Советы депутаты Ирек Марс улы Усмановның республика парламенты депутаты итеп сайлануы һәм шул сәбәпле үзеннән район Советы депутаты вәкаләтләрен алуны сорап гариза бирүе турында белдерде. Комиссия утырышында үтенечне канәгатьләндергәннәр, хәзер Совет карары көтелә, диде.

Тавышка куйгач, югары дәүләт органына депутат булып сайланган коллегалары үтенечен депутатлар бердәм хуплады.

Совет рәисе Ирек Марс улын ихлас йөрәктән шәхсән үзе һәм депутатлар исеменнән яңа җаваплы вазыйфага сайлануы белән котлады, артабан да халык мәнфәгатьләрен яклауда принципиальлек, гаделлек теләде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та Ирек Марс улына ихлас котлауларын, иң изге теләкләрен җиткерде, республика парламентында да уңышлы эшчәнлек теләде.

Бер мандатлы 54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча сайлаучыларның иң күп тавышын җыеп, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның алтынчы чакырылышы депутаты да булып сайланган җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовны ихлас тәбрик итеп, муниципаль район хакимияте башлыгы аңа депутат таныклыгын тапшырды һәм алдагы чакырылышта да районыбыз, республика мәнфәгатьләрен яклауга бәйле эшчәнлегендә зур уңышлар теләде.

Җавап сүзе белән чыгып, Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов үзләренә ышаныч белдергән райондашларга, район җитәкчелегенә һәм коллегаларына ихлас рәхмәт белдерде, киләчәктә дә эшчәнлекләрендә районыбыз мәнфәгатьләре өстенлекле урын алып торачагын вәгъдә итте.
Читайте нас: