ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 сентябрь 2018, 11:03

Тигез гомер итүләргә ни җитә?

Районыбызның Иске Балак авылында дөньяга килгән Заһир Сафуан улы Сафиуллинга кичә 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов, Тайняш авыл советы хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков, китапханәче Гүзәл Ханова, авыл ветераннар советы рәисе Мөдәрис Гарипов, яшьләр эшләре буенча белгеч Ләлә Шәймәрдәнова, Тайняш клубы мөдире Илдар Хәмидуллин барды.

Заһир абый безне күтәрмәдән үк үзе ачык йөз белән каршы алды. Үзенә карасаң – 90 яшь диярлек тә тугел. Ул гомер буена “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында икмәк ташу автомашинасында водитель булып намуслы хезмәт салган. Инде хаклы ялда булган сатучылар аны бүген дә мактап телгә ала. Тормыш иптәше Фәнүзә Миңнемөхәммәт кызы белән алар инде 58 ел бергә тигез гомер итеп, өч балага гомер биргәннәр. Бүген бәхетле пар алты онык, дүрт турун сөю бәхетенә ия.

Радик Фәрит улы юбилярның авыр тормыш елларында үткән гомерен искә алып, аңа ныклы сәламәтлек, тазалык, киләчәктә дә тигез гомер итү бәхете теләде. Авыл хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков та: “Быел бишенче юбилярны олуг юбилее белән котлыйбыз, алар арасында сезнең кебек тату, тигез гомер итүчеләр юк”, – дип искә алды. Заһир абый белән Фәнүзә апаны авылда һәр-

кем бик итәгатьле, намуслы, сабыр гаилә дип телгә ала. Заһир Сафуан улының уңганлыгына 86 яшьлек тормыш иптәше Фәнүзә апаның да өлеше кергән – тормыш юлларын үткәндә ул аңа җан өреп тора. Бәйрәм итүчеләр хөрмәтенә клуб мөдире Илдар Хәмидуллин моңлы җырларын башкарды, аннары балалары әти-әниләренә бергәләп яраткан “Имәннәр шаулый” җырын бүләк итте.

Юбилярга Русия Президенты, муниципаль район хакимияте һәм урындагы җитәкчелек исеменнән котлау хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көзге муллык, кызу урак чоры тәмамланган, өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылган вакытта дөньяга килгән Заһир абый үзен зурлап килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 60 елга якын бергә гомер иткән бу матур парга сокланмый мөмкин түгел. Озын гомер итү бәхете һәркемгә дә тими, ә тигез гомер итүләргә ни җитә...
Читайте нас: