Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә күчмә семинар барышында күрелгәннәр дә әлеге чарада катнашучыларда уңай тәэссоратлар калдырды.
Биләмә башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев әлеге җаваплы вазыйфага алынганга озак вакыт үтмәде әле, шулай да аның эшкә күңел салып, олы җаваплылык хисен тоеп тотынганганы күзгә ташланып тора. Семинарда катнашучыларга ул иң тәүдә Иске Калмаш авылы үзәгендәге Ленин һәйкәлен күрсәтте. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә урындагы уңган егетләр көче белән биредә матур итеп сылау-буяу эшләрен башкарып чыкканнар: пролетариат юлбашчысы үзе алтынсу сары төс алган, постаменты тигезләп сыланынган, ап-ак итеп буяп куелган. Инде һәйкәл тирәли клумбаны төзекләндерәсе, биредәге бордюрларны тәртипкә китерәсе генә калган. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев эшләнелгәнне яхшы дип бәһалады, эшләп бетерелмәгәннәрне тизләтергә чакырды.
Яңа Мортаза авылына илткән юлның үргә күтәрелгән өлеше язгы-көзге чорларда, явым-төшем булганда проблемалар тудыра иде. Биредәге үк карьердан вак ташлар җәеп чыкканнан соң әлеге проблема беркадәр хәл ителгән, ком-таш катнашмасы җәеп, юлны тулысынча тәртипкә китереп бетерәсе генә калган, дияргә дә була. Ә менә авыл урамын яхшылап күтәртеп, кызыл балчык, артабан вак таш түшәп, өстенә ком-таш җәеп чыккач, урамга бөтенләй икенче төс кергән. Биредә хәзер юл өзеклеге булмас, дип ышанырга мөмкин. Әлбәттә, ныклап катып киткәнче беркадәр көтәргә, зур йөк сыйдырышлы техника белән ярып, таптап йөрмәскә кирәк булачак. Яхшы өслекнең сакланышы биредә яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Азамат Альфред улы әлеге эшне башкарулары турында җентекле хисап тотты, бу җәһәттән ярдәм күрсәтүчеләрне рәхмәт хисләре белән телгә алды. Реканс Фәнил улы башкарылганнарга бәһа бирде, җитешсезлек-
ләр, эшләп бетермәүләрне күрсәтте һәм алардан арыну өчен тәгаен вакыт билгеләде.
Киредән биләмә үзәгенә әйләнеп кайткач, иң тәүдә участок дәваханәсенә һәм биредәге яңа төзелешләр бистәсенә керү юлын карадылар. Монда да зур күләмле төзекләндерү эшләреннән соң транспортка да, җәялеләргә дә үтеп йөрү өчен мөмкинлекләр яхшыруы күзгә бәрелеп тора. Булдырылганны кадерләп сакларга гына кирәк хәзер. Артабан Октябрь урамында алмаштырылган суүткәргеч линиясен карап чыктылар, биредә дә ахырынача җиткереләсе эшләргә игътибар юнәлтү кирәклеге турында әйтелде.
Урта мәктәп бинасында башкарылган төзекләндерү эшләре һәммәсен дә хәйран калдырды. Быел яңа уку елына әзерлек барышында хезмәткәрләренең күпчелегенең балалары биредә белем һәм тәрбия алучы “Транснефть” компаниясенең матди ярдәме белән зур күләмле төзекләндерү үткән. Атап әйткәндә, өр-яңа физика, химия, математика һәм информатика кабинетлары бүгенге заман технологияләре нигезендә үзгәртеп корылган, өстәвенә бинаның алгы өлешендә пластик ишекләр һәм тәрәзә рамнары монтажланылган. Шушы эшләргә кампания барлыгы 6 миллион 270 мең сум акча юнәлткән. Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов зур канәгатьлек хисе белән боларның һәммәсен дә күрсәтеп чыкты. Химия кабинетына урнаштырылган мәгълүмат стенды һәм радиотрансляцияле аңлатма бирә торган Д.И.Менделеевның химик элементлар таблицасы биредә дәрес үткәрүче укытучыларда да, белем үзләштерүче укучыларда да соклану тудыра. Муниципаль район бюджеты ярдәме дә өстәлеп, барлык сыйныф бүлмәләрендә, ашханәдә, җылыту казанлыгында һәм системасында да зур ремонт башкарылган. Психологик киеренкелектән бушану кабинеты белән республикада санаулы мәктәпләр генә мактана аладыр, ә менә биредә ул да яхшы итеп җиһазландырылган. Гомумән, монда укытучы 22 педагог һәм 200ләп укучы бала өчен дә шартлар сокландыргыч һәм, әлбәттә, мондый хәстәрлеккә җавап итеп югары өлгереш көтәргә генә кала.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 112 санында укый аласыз).