ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 сентябрь 2018, 12:03

Мондый бәхет барысына да тими

Бер гасыр гомерне Ходай Тәгалә һәркемгә дә бирми. Бу бәхет кайберәүләргә генә елмая. Районыбызда да озак елар намуслы хезмәт салып, 90,100 яшьләрен тутыручы абый-апалар бар.

Муниципаль район хакимияте, авыл советы хакимиятләре аларның хәлен белеп, күркәм юбилейлары белән йортларына барып тәбрикләп тора. Шушы көннәрне район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, хакимиятнең эшләр белән идарә итүчесе Радик Әмирханов, авыл советы хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов 95 яшен тутыручы Фәүзия Хәмәтгәрәй кызы Макулованы йортына барып котлады.

Күкрәгендә медальләр балкып торган Фәүзия апа үзен хөрмәтләп килгән кунакларны шатланып кабул итте. Фәүзия апаның яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә. Ул чорда аны Свердловск өлкәсенә җиде айга бригадлир итеп торф эшләренә җибәрәләр. Фәйзрахман Хәйбрахман улы белән алар алты балага гомер биргән. Фәүзия Хәмәтгәрәй кызы 18 ел Иске Калмаш почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Хаклы ялга чыкканчы ул биредә телефонистка, китапханәче, клуб караучысы вазыйфаларын башкара. Фәүзия апа яшьтән үк тальян кылларын тибрәтә. Иске Калмаш халык инструментлары ансамбле әгъзасы буларак, ул бик күп конкурс, смотр концертлары, фестивальләрдә катнаша. Без килгәч тә күңеле моңнан тулышкан Фәүзия апа кулына тальянын алып, оста итеп уйнап җибәрде. 95 яшь димәссең дә – озын гомерле апаның йөзе ачык, күңеле күтәренке.

Район хакимияте башлыгы аңа Русия Президентының котлау хатын, район хакимияте, авыл советы исеменнән бүләкләр тапшырды, янына утырып, хәлләрен сорашты, борчыган мәсьәләләрен тыңлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Хәйбрахман улының тол хатыны Фәүзия апа бүген дүрт баласы, 12 оныгы, 8 турунының сөю-хөрмәтенә төренеп гомер итә. Үзен шулай зурлап тәбрикләргә килүче хакимияте вәкилләренә ул чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
Читайте нас: