ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 октябрь 2018, 11:16

Барысы да – төбәк иминлеге хакына

Имәнлекул һәм Яңа Коты якларында да авыллар инфраструктурасын яхшырту, төзү-төзекләндерү җәһәтендә эшләнгәннәр шактый.

Имәнлекул биләмәсе белән танышу Югары Аташ авылындагы “Бибинур” мәчетеннән башланды. Авыл имамы Рамил хәзрәт Шәрәфетдинов аны тотуда ярдәмләшкән кешеләрне олы рәхмәт хисләре белән телгә алды, дин йортының халыкка тугрылыклы хезмәт күрсәтүен дәлилләде. Аның сүзләрен биләмә башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова да куәтләде. Артабан быел җәй яхшылап күтәртелеп, ком-таш җәелгән тигез урам юлларын карап үттек. Ныклы юлы булгач, аны саклап та тота белергә кирәк, диелде һәм әлеге урамнарга зур йөк сыйдырышлы техника белән керүне әлегә чикләп торырга киңәш иттеләр.

Биредә Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган обелискны яңарту бара. Берничә дистә еллар элек монолит бетоннан коеп ясалган һәйкәлләр нык тузган, каһарман якташлар исемлеген мәңгеләштергән мәрмәр тактаташ та яраксыз хәлгә килгән булган. Әле алар нигездән үк сүтелеп, яңа обелискны монтажлау урыны әзерләнелә: бетон нигезе әзер инде, әле плиткалар түшәү белән мәшгульләр. Булдыклы төзүчеләр эшләрне якын арада башкарып чыгарга вәгъдә итәләр. Яңартылган һәйкәл тиздән авылга ямь биреп утырачак, дип ышанабыз.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 114 санында укый аласыз).


Читайте нас: