ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
4 октябрь 2018, 11:26

Көзге чакыру кампаниясе башланды

Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 1 октябрьдән илдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды.

Көзге чакыруда тоташ ил буенча 132,5 мең, Башкортстаннан 5 меңгә якын яшьләр Кораллы Көчләр сафына чакырылачак. Медицина комиссиясенә районның 200 гражданы чакырыла. Комиссия эшчәнлеген айның беренче көненнән башлады. Яшьләрне хезмәт урыннарына озату октябрь ахырларында башланыр, дип көтелә һәм декабрь азагына кадәр дәвам итә. Хәрби Көчләр сафына районның 40тан артык гражданы җибәрелер, дип планлаштырыла. Алар Русия Федерациясе Кораллы Көчләре гаскәрләренең барлык төрләрендә һәм Русия гвардиясе гаскәрендә хезмәт итәчәк.


Читайте нас: