ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 октябрь 2018, 10:43

Халык мәнфәгатьләрен күздә тотып

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының чираттагы күчмә семинар киңәшмәсе Рапат һәм Калмашбаш тарафларында үтте.

Рапат авыл биләмәсе башлыгы Радим Рәшит улы Латыйпов чарада катнашучыларны мәшһүр якташлары Илфак Смаков исемен йөрткән мәдәният йорты белән таныштырудан башлады. Аның фойесында биредә яшәүче талантларның иҗат җимешләре, кул эшләреннән чагу күргәзмә корылган, теләүчеләр алар белән һәр көнне таныша ала. Икенче катта Илфак Мөҗип улының музее булдырылган, аны оештыруда мәгариф ветераны, энтузиаст эзтабар, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче Рәсимә Ильясованың зур тырышлык салуын телгә алып үттеләр. Шулай ук биредәге бильярд залы, авыл халкына хезмәт итүче спорт залы да матур тәэссоратлар калдырды. Әлбәттә, спорт залында ватык өлгеләргә тәрәзә пыялаларын тиз арада куясы бар, беркадәр ремонт таләп ителә әле.

Җирле инициативаларны хуплау программасы нигезендә алынган “Беларусь” тракторы биләмә авылларын тазарту-төзекләндерү өмәләрендә алмаштыргысыз ярдәмчегә әверелгән. Аның чапкычы да, төягече дә, эттергеч көрәге дә бар. Биләмә башлыгы аңа тагылма арбада хәстәрләүләрен белдерде. “Эшлекле гамәлләр” партия проекты исәбенә мәктәп тирәли профнастил койма коелган.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 116 санында укый аласыз).
Читайте нас: