ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
9 октябрь 2018, 11:10

Юбилей тантанасы гөрләп үтте

Районыбыздагы данлыклы предприятие – Чакмагыш механика заводы елъязмасы күпсанлы күркәм традицияләрне саклый. Күптән түгел биредә – төз чыршылар янындагы мәйданда узган бәйрәм тантанасы заводның алтын юбилеена багышланды.

Бәйрәмгә килгән кешеләрнең йөзләре шатлык нурлары белән балкып торды, хезмәттәшләр берберсе белән күрешү сөенече белән бүлеште. Мәйданчык заводта эшләүчеләр белән тулы иде. Хезмәт ветераннарының урыны исә түрдә булды. “Гидравлика” агрегатлар җитештерү предприятиесе составындагы газ корылмалары җитештерү участогы яисә Чакмагыш механика заводы бүгенге көндә илебездә авиаремонт заводлары өчен прокладкалар, яктырту приборлары, баш завод изделиеләренә аерым детальләр, сепараторлар җитештерүче предприятие булып исәпләнә. Юбилей бәйрәменең ике сәгать дәвамында барган тантаналы өлешендә заводның тарихы, һәр чорның җитәкчеләре, анда эшләгән гаилә династияләре мактап телгә алынды, буыннарга буын ялганды. Хәтер-истәлекләргә уралган тантана җыр-моң белән бергә үрелеп барды. Тәүдә “Гидравлика” акционерлар җәмгыятенең коммерция директоры Александр Касьянов, БР Сәнәгать һәм инновация сәясәте минитрлыгының машина төзелеше һәм ОПК бүлеге начальнигы Валерий Новиков чакмагышлыларга котлау сүзләрен җиткерделәр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 117 санында укый аласыз).


Читайте нас: