ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 октябрь 2018, 11:11

Кооперация – мөһим тармак

3 октябрь көнне муниципаль район хакимиятендә авыл хүҗалыгы кулланучылар кооперативларының рәисләре һәм җитәкчеләре өчен семинар үткәрелде.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, район мәгълъмат-консультация үзәге начальнигы Ирек Тангатаров, БР авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультация үзәге директоры Ирик Сакаев, БР авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү бүлеге начальнигы Әлфия Гәрәйшина, БР авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультация үзәгенең юрист-консульты Лиана Ильясова, “Башкорт фермеры” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе, “Барс” ревизия берләшмәсе җитәкчесе Елена Байкова катнашты.

Семинар барышында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын булдыруның һәм аның эшчәнлеген оештыру-хокукый нигезләре, Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү, салым салу һәм продукцияне сату, дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Район икътисадында кооперация бик мөһим урын алып тора. Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерүгә җитәкчелек тарафыннан җитди игътибар бирелә. Кооперация ярдәмендә район күләмендә булган бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә була. Ул авыл җирендә яшәүче кешенең эшчәнлеге һәм табышына йогынты ясый, авыл хуҗалыгы берләшмәләренең үсешен ныгыта, барлык өлкәләрдә дә өстәмә матди чыганак булып тора.

Семинар барышында әлеге тармакка кагылышлы проблемалар тикшерелде, эшчәнлекнең яңа юнәлешләре каралды. Чыгыш ясаучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты, сорауларга җавап бирде.


Читайте нас: