ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 октябрь 2018, 11:13

Кешеләр өчен эшләнә

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган авылларда да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту җәһәтендә байтак эшләнелә. Моңа без авыл биләмәләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе барышында тагын бер тапкыр күреп инандык.

Биләмә башлыгы семинарда катнашучыларны иң элек Кәшәк авылында быел җәй яхшылап күтәртелгән урам юлы белән таныштырды. Республика бюджеты акчасына биредә менә дигән эш башкарып чыгылган. “Яхшы юлдан автомашиналар агымы һич өзелеп тормый”, – ди биредә яшәүчеләр. Чынлап та, семинар үткән көнне буа буенда зур җанлылык күзгә чалынып тора иде: матур табигать кочагында вакыт үткәрергә күнеккән балыкчылар анда кинәнеп балык каптырып утыралар.

“Халык өчен эшләргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать иткән иде Республика Башлыгы узган елдагы БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдындагы Мөрәҗәгатьнамәсендә. Биләмәләрдә башкарылган эшләр – әнә шул программа документын тормышка ашыруның ачык чагылышы да инде. Узган елларда Кәшәк авылының зур өлеше асфальтланылган иде, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең күнекмәләр базасы итеп үзгәртелгән элекке мәктәп бинасы да көчле, сау-сәламәт яшь буынны тәрбияләүгә йогынты ясамый калмый, дип инанасы килә. Шул ук вакытта монда да, башка авылларда да хәл ителәсе мәсьәләләре шактый әле, биләмә башлыгы алар һәрвакыт үзләренең һәм муниципаль район хакимиятенең игътибарлы контроле астында тотыла һәм үз җаена хәл ителә барачак, дип белдерде.

Чираттагы тукталыш Сыйрышбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә, балалар бакчасында һәм авыл клубында булды. Биредә күрелгәннәр дә төрле тәэссоратлар калдырды. Балалар бакчасында зур күләмле ремонт эшләре үткән, биредә тәрәзәләр пластикка алмаштырылган, җылылык системасы да яхшыртылган. Ә менә мәктәпкә зур игътибар таләп ителә әле: монда төзекләндерү җәһәтендә эшлиселәр күп, диелде. Шулай ук тәрәзә-ишекләр торышы, сыйныф бүлмәләренең бүгенге таләпләргә җавап бирмәве зур борчылу тудыра. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бу җәһәттән тиз арада проект-смета документлары әзерләп, киләсе елдан да калмыйча эшкә тотынырга чакырды.

Мәдәният йортының торышы уңай тәэссоратлар калдырды. Беренче каттагы спорт залы авыл яшьләренең буш вакытын файдалы үткәрүгә хезмәт итә, биредә шулай ук мәктәп укучыларының физкультура дәресләре дә үтә икән. Икенче каттагы китапханә һәм музей белән аларның хуҗабикәсе Ира Мәгалимова таныштырды. Модельле китапханәдән кешеләр өзелгәне юк, диделәр. Без булганда да укучы кыз балалар яңа нәфис әдәбият өлгеләре белән таныша иделәр. Тамаша залы яхшылап бизәлгән – Өлкәннәр көненә әзерләнелгән булган.

Артабан Каразирек авылында җирле инициативаларны хуплау программасы нигезендә төзелгән суалгыч башня белән таныштырдылар. Авылны да, ферманы да өзеклекләрсез су белән тәэмин итәргә сәләтле бу объект та халыкка яхшы шартлар тудыруга хезмәт итәр, дип инанасы килә. Каразирек мәдәният йорты директоры Радик Гафаров үз биләмәсе белән таныштырды. Урта мәктәп бинасы ябылып, консервацияга куелганнан соң башлангыч сыйныфларда белем алучы укучылар өчен беренче катта сыйныф бүлмәсе оештырганнар. Әле күптән түгел генә запас чыгу урыны эшләп куелган.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 119 санында укый аласыз).
Читайте нас: