ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
25 октябрь 2018, 10:50

Бәшир якларында эшләр ничек?

Авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы күчмә семинар-киңәшмәсе районыбызның көнчыгыш капкасын тәшкил иткән Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимяте башлыгы Реканс Фәнил Ямалеев һәм аның урынбасарлары, район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, район хакимияте подразделениеләре җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучыларны биләмә башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов үзләренең чик буенда каршы алды. Көзге кыр эшләре тәмамланган басуларны күзәтеп килгән делегация вәкилләре иң тәүдә Иске Бәшир авылы читендәге каты көнкүреш калдыклары полигонында булдылар. Чүп-чарны билгеле бер тәртиптә урнаштыра баруга күнегеп килә халык, аны теләсә ничек аударып китеп, башкаларга комачаулык тудырмыйча да яшәп була икән. Даими рәвештә эттереп-тигезләп тору өчен техниканы да еш яллау мөмкин түгел. Биләмә җитәкчелеге бу җәһәттән зур тырышлык салган- лыгы күзгә ташланып ук тора. Артабан Иске Ихсан авылына юл тотылды. Биредә урам коесын, бөтен район катнашлыгы белән диярлек янганнан соң яңартып тергезелгән И.Ф.Сәетовның йортын, шәхси эшкуар М.Гыйлемхановның йортында самавырлар, башка йорт кирәк-яраклары коллекциясен карап үттеләр. Урам юллары төзек, йортлар да матур. Кечкенә генә дисәләр дә, бу авылның кабатланмас күркәмлеге бар, биредә мәчет, мәдәни үзәк эшли, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган, авыл тоташлае белән асфальт юллы. Биләмә үзәге Иске Бәширдә Марсель Хуҗин исемендәге урамда төзекләндерелгән кое бик матур тәэссоратлар калдырды. Биләмә башлыгы горурланып аны матурлап яңарту өчен эшкуар якташлар ярдәме өстенә күмәк көч салынуы, күпләрнең биредә тырышып эшләүләре турында телгә алды. Кое суы бик тәмле дә икән, моны тәмләп ка-раучылардан белдек. (Язманың ахырын гәзитебезнең 123 санында укый аласыз).

Авыл биләмәләре башлыкларының чираттагы күчмә семинар-киңәшмәсе районыбызның көнчыгыш капкасын тәшкил иткән Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимяте башлыгы Реканс Фәнил Ямалеев һәм аның урынбасарлары, район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, район хакимияте подразделениеләре җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучыларны биләмә башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов үзләренең чик буенда каршы алды. Көзге кыр эшләре тәмамланган басуларны күзәтеп килгән делегация вәкилләре иң тәүдә Иске Бәшир авылы читендәге каты көнкүреш калдыклары полигонында булдылар. Чүп-чарны билгеле бер тәртиптә урнаштыра баруга күнегеп килә халык, аны теләсә ничек аударып китеп, башкаларга комачаулык тудырмыйча да яшәп була икән. Даими рәвештә эттереп-тигезләп тору өчен техниканы да еш яллау мөмкин түгел. Биләмә җитәкчелеге бу җәһәттән зур тырышлык салганлыгы күзгә ташланып ук тора.

Артабан Иске Ихсан авылына юл тотылды. Биредә урам коесын, бөтен район катнашлыгы белән диярлек янганнан соң яңартып тергезелгән И.Ф.Сәетовның йортын, шәхси эшкуар М.Гыйлемхановның йортында самавырлар, башка йорт кирәк-яраклары коллекциясен карап үттеләр. Урам юллары төзек, йортлар да матур. Кечкенә генә дисәләр дә, бу авылның кабатланмас күркәмлеге бар, биредә мәчет, мәдәни үзәк эшли, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган, авыл тоташлае белән асфальт юллы.

Биләмә үзәге Иске Бәширдә Марсель Хуҗин исемендәге урамда төзекләндерелгән кое бик матур тәэссоратлар калдырды. Биләмә башлыгы горурланып аны матурлап яңарту өчен эшкуар якташлар ярдәме өстенә күмәк көч салынуы, күпләрнең биредә тырышып эшләүләре турында телгә алды. Кое суы бик тәмле дә икән, моны тәмләп ка-раучылардан белдек.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 123 санында укый аласыз).


Читайте нас: