ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 ноябрь 2018, 11:33

Йөрәкләрдә – комсомол ялкыны

Заман җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих тарих булып кала. 29 октябрь – Ленин комсомолының туган көне. Яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар. Яшьлекнең хезмәт романтикасы ул.

Агымдагы елда комсомолга 100 ел тулды! Шушы олы юбилей уңаеннан сишәмбе көнне район мәдәният йортында комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын вәкилләре очрашты. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәк-

тәбен үткән. Бу – ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Чарада катнашкан һәркем районның комсомол, пионер эшчәнлеген яктырткан фотолар күргәзмәсен, шулай ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, боргы, значоклар, вымпеллар һәм башка әйберләрне кызыксынып карады. Бәйрәм тантанасы башланганчы янәшәмдә утырган апа белән танышып, яшьлек еллары турында сораштым.

–Искә ала торган хатирәләр байтак: укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү – зур горурлык. Син – пионер. Яхшы уку, җәмәгать эшендә катнашып, очып йөрүләр. Һәр уңышны күреп сөенгән әти-әнием (алар дини кешеләр иде, мәрхүмнәр), укытучылар… һәм син лаеклы булсаң, комсомолга алалар. 1953 елда комсомол Уставын ятлап комсомолга кердем. Комсомол билетын күтәреп, сөенеп өйгә кайттым. Күңелнең яңа җиңүләргә ашкынган чагы. Комсомол булу зур дәрәҗә иде. Комсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр. Мин дә коммунист булдым. Менә шундый заманда яшәп, шулай тәрбияләнгән балалар без. Сагындыра, билгеле… – диде мәгариф ветераны Зәүҗан апа Баембитова.

Яшьлек, хатирәләр бәйрәменең комсомол оешмасы әгъзасы Ревенер Гобәевның “Комсомолцы – добровольцы” җыры белән башлануы күңелләргә илһам өстәп җибәрде, чөнки сүзләре таныш булган җырга күпләр кушылып җырлап та утырды. Тантананы һөнәри осталык һәм килешле итеп алып баручылар Айгөл Нәбиева һәм Денис Мансуров районыбыз комсомол оешмасының ул еллардагы данлыклы эшләре белән таныштырып бардылар. Нинди генә өлкәне алсаң да, безнең район егетләре һәм кызлары ул данлы елларда һәрчак алдынгылар булалар, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында комсомол оешмалары эше гөрләп торган. Сәхнәдәге экранда күрсәтелгән фотолар, документлар, язмалар аша да район комсомол оешмасының тарихы белән танышырга мөмкинлек булды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, тантанада катнашучыларны сәламләп, комсомолның илебездә яшьләр хәрәкәтен аякка бастыруда һәм үстерүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

–Статистика буенча, илнең 200 миллионнан артык егет һәм кызы комсомол мәктәбен узган. Һәр буынның яшьләре Ватан алдында торган зур һәм мөһим бурычларын хәл итүдә актив катнашкан, районыбыз, илебез тарихына искиткеч бай эчтәлекле елъязмалар язып калдырган. Комсомоллар, кайда гына хезмәт салсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан. Комсомоллар туплаган бай тәҗрибә, үрнәк буларак, һичшиксез, хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш. Бу – хәзерге заман балалары һәм яшьләре өчен бик тә кирәкле, бик тә файдалы тәҗрибә. Без, бүгенге яшьләр,

комсомол ветераннарына зур рәхмәтлебез. Комсомол сафларында тәрбияләнгән өлкән буын вәкилләрен ихлас күңелемнән ВЛКСМның бер гасырлык юбилее белән котлыйм. Теләгем шул – күңелләрегез һаман да шул унсигездә калсын иде. Сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын сезгә, – диде чыгышын йомгаклап Реканс Фәнил улы һәм район комсомолы тарихында җаваплы эшләр башкаручы Ф.Г.Әхмәдуллинга, З.М.Баембитовага, Х.Ф.Басыйровка, К.Ф.Гыйззәтуллинга, З.Г. Исхаковага, Г.Ф.Крюковка, Ф.Ш.Насыйбуллинга, Р.Н. Хәбировка, Р.М.Хуҗинга муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 126 санында укый аласыз).


Читайте нас: