ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 ноябрь 2018, 10:57

Хезмәт төбе – хәзинә

Үткән атнада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре эшчәнлеге буенча өчъяклы территориаль комиссиянең тантаналы утырышы булды. Ул республикабызда социаль партнерлыкка 25 тулу уңаеннан үткәрелде.

Чарада БР Профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Валерий Апокин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, координатор Светлана Шакирова, эш белән тәэмин итүчеләр оешмасы вәкиле, комиссия әгъзасы Рамил Агиев, профсоюзлар берләшмәсе вәкиле, координатор Мәмдух Шәрәфетди-

нов, муниципаль учреждениеләр, профсоюз оешмалары вәкилләре катнашты. Комиссия сәркатибе итеп районара мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Айгөл Галимова сайланды.

Өчъяклы территориаль комиссия утырышының көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылды. Аның барышында 2015-2018 елларда районның профсоюз оешмалары, эш белән тәэмин итүчеләр һәм муниципаль район хакимияте арасында төзелгән килешүне тормышка ашыру нәтиҗәләре каралды, 2018-2021 елларга яңа килешүгә кул куелды, районда социаль парнерлык өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Утырыш дәвамында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев: “Агымдагы елның 13 сентябрендә башкалада Конгресс-холлда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре эшчәнлеге буенча республика өчъяклы комиссиясе утырышы булды. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты. Утырыш барышында республика башлыгы узган еллар эчендә әлеге комиссиянең хезмәт даирәсендә булган иң кискен мәсьәләләрне хәл итү, республикада социаль-икътисади сәясәтне эффектлы тормышка ашыру буенча мөһим органга әверелүен белдерде.

Озак еллар дәвамында эш итеп, районда өчъяклы комиссия хезмәт шартларын яхшырту, халыкны эш, торак белән тәэмин итү, социаль мәсьәләләрне хәл итү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләрен конструктив хәл итүче ныклы нигезгә әйләнде”, – диде. Беренче мәсьәлә буенча сүз Рамил Агиевка бирелде. Ул 2015-2018 елларга төзелгән территориаль килешүне тормышка ашыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 130 санында укый аласыз).


Читайте нас: