ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 ноябрь 2018, 11:00

Авыл урамына юл кирәк

Бәшир авыл Советы авыл биләмәсенә караган Яңа Ихсан авылы халкын юл проблемасы күптәннән борчый.

Шуның аркасында язгы-көзге мәлләрдә транспорт чараларына бирегә үтеп керү олы проблемага әверелә, төрле хәлләр килеп туганда оперативлык югала. Җирле инициативаларны хуплау программасы эшли башлагач, шушы авылда яшәүчеләрнең зур күпчелеге, әлеге мөмкинлектән файдаланып, дистә еллар хәл ителмичә килгән юлсызлык мәсьәләсеннән арынырга булдылар. Авылга керү юлы да кирәк, әлбәттә, әмма тәүдә авыл эчендәге урамнарны тәртипкә китерүне өстенрәк саный халык. Биләмә башлыгы вазыйфасын башкаручы Марсель Хәдит улы Хәсәнов та яңа ихсанлыларның башлангычын күтәреп алды һәм үтенеч-гозерләрен үтәү максатында авылның Җиңүнең 55 еллыгы, Тынычлык һәм Елга буе урамнарына 2750 метр озынлыгында яхшылап күтәреп, балчык, таш һәм ком-таш катнашмасы түшәлгән юл эшләү күпмегә төшәчәген ачыклау максатында проект-эзләнү эшләрен үткәрде. Мәсьәләне хәл итү өчен дәүләт программала-

рында катнашу юллары эзләнелде.

Яңа Ихсан авылында яшәүчеләрнең әлеге программада катнашу мәсьәләсе буенча йомгаклау утырышы авыл мәдәният йорты бинасында булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс бүлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов белән муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева, биләмә Советы депутатлары да катнашты.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 132 санында укый аласыз).

Читайте нас: