ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 ноябрь 2018, 11:21

Токымчылык эшен камилләштерү – сөт терлекчелегенең үсеш юнәлеше

Хуҗалык итүнең нинди генә формасын сайласак та, терлекчелектә көтүләрне яңарту һәм ясалма орлыкландыруны оештыру төп бурыч булып тора.

Яхшы нәселле маллар гына тармак үсешен тәэмин итә, продукцияне мул җитештерүгә юл ача. Бу җәһәттән районыбызда бай тәҗрибә тупланган. Агымдагы елда башкарылган эшләр, аларның нәтиҗәләре белән кызыксынып, җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Казыйхановка мөрәҗәгать иттек.

–Районда 7 токымчылык хуҗалыгы, шул исәптән 3 токымчылык заводы һәм 4 репродуктор бар, аларда 5767 баш нәселле сыер исәпләнә. Аларның саны ел саен артып тора. Җәмгыятьнең төп бурычы токым сыйфаты ягыннан аеруча кыйммәтле үгезләр орлыгын файдаланып, ясалма орлыкландыру алымнарын кертү юлы белән сыер малларының продукция бирү сыйфатларын яхшырту. Билгеләнгәннәрне тормышка ашырырга омтылабыз. Бүгенге көндә барлыгы 8864 баш сыер малы каплатылды, шуның 2451ен таналар тәшкил итә. Агымдагы елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларда сыерларның продуктивлыгы уртача 6060 килограмм булса, токымчылык заводларында бу күрсәткеч 6500 кг. Токымчылыкны үстерүгә игътибар зур булган, белгечләргә эш шартлары тудырылган урыннарда соклангыч күрсәткечләргә ирешелә. “Базы”, “Герой”, “Алга”, Ленин исемендәге хуҗалыклар, “Байбулат” җәмгыяте чын мәгънәсендә алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Санап үтелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең сөтчелек комплексларын нәселле таналар белән тулыландыралар, ел саен көтү составы 26 процентка яңартыла, берничә хуҗалык нәселле таналар сату белән дә шөгыльләнә. Генетик куәтне яхшырту өчен “Базы” җәмгыяте чит илдән югары продуктивлы сыерлар кайтарды. Гомумән, токымчылык предприятиеләре “Генетика” сөт, “Альта Дженетикс Раша” компанияләре һәм “Уралплемцентр” җәмгыяте белән уңышлы хезмәттәшлек итеп, селекция-нәсел эшен камилләштерү өчен зур тырышлык салалар.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 134 санында укый аласыз).


Читайте нас: