ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 ноябрь 2018, 11:17

Калмашбашлылар суүткәргеч яңартырга тели

Авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең күп проблемаларын хәл итәргә булышлык итүче җирле инициативаларны хуплау программасы гамәлгә кергәннән алып, мөһим мәсьәлә – суалгыч башняны яңартуны хәл итүгә ирештеләр.

Алдагы елга исә авыл урамында шулай ук ярыйсы гына тузган суүткәргеч линиясен мөмкин кадәр әлеге программа ярдәмендә хәл итеп булмасмы, дип, гражданнар сходында күтәреп чыктылар, анкета нәтиҗәләре дә күпчелектә шушы проблемага кагылышлы булды. Авыл мәдәният йортында программага кагылышлы йомгаклау җыелышында да бертавыштан шушы мәсьәләне хәл итәргә ният белдерделәр.

Биләмә башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов әлеге җыелышта катнашучы муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – хакимиятнең финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән таныштырып үтте, чараның көн тәртибен аңлатты.

Дамир Фәнил улы район биләмәләрендә шушы программа нигезендә башкарылган эшләрне санап үтте, авыл халкыннан алдагы елда бу программада катнашырга теләкләрен белеште.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 137 санында укый аласыз).


Читайте нас: