ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
4 декабрь 2018, 10:54

Яңа Балтачта юллар төзек булсын өчен

Матур урамнарда төзек юллардан йөрү һәр халык яшәгән пунктта төп ихтыяҗларның берсе булып кала килә. Яңа Балтачта да бу проблема бар әле.

Әлбәттә, һәр ел бу юнәлештә чаралар күрелеп тора, әмма әлеге мәсьәләне ныклап хәл итү өчен урам юлларын яхшылап күтәртеп эшләү таләп ителә.

Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, алдагы елда шушы юнәлештә төп игътибарны юнәлтергә ниятләде яңабалтачлылар. Халык арасында сораш-

тырулар үткәрү барышында зур күпчелек юл төзүне хуплады, бер өлеше спорт мәйданчыгын төзекләндерү яклы. Төпле карар кабул итеп, әлеге программада катнашу максатында авыл халкы урындагы мәдәният йортына җыелды, анда барлыгы 56 кеше катнашты.

Биләмә җитәкчесе Илнур Әмин улы Ханов җыелышның көн тәртибен, максатын аңлатты. Муниципаль район Советының төп белгече Индира Альберт кызы Гәрәева про-

грамма гамәлдә эшли башлаган 2016 елдан алып районыбыз биләмәләрендә аның ярдәмендә башкарылган эшләрне барлады, бу җәһәттән күпме акча юнәлтелүен, аларның күпме өлешен дәүләт финанславы, район бюджетыннан күпме юнәлтелүе, урындагы хуҗалыклар яки шәхси эшкуарлар ярдәме күләме һәм халыктан җыелган иганә акчасы турында хисап тотты. Программаның төп максаты – әнә шул халык катнашлыгы белән уңайлыклар тудыру, аны киңәшләшеп бергәләп эшләү һәм артабан булдырылганның сакланышын тәэмин итү, дип тә аңлатты. Авыл халкы бертавыштан киләсе елда да бу программада катнашырга карар итте.

Артабан Илнур Әмин улы сораштырулар барышында халыктан кергән иң күп тәкъдимнәрне тавышка куйды, зур күпчелек биредә дә Яңа Балтач авылының Коммунистик, Яшь-

ләр һәм Базы урамнарында яхшылап юл эшләүне хуплап чыктылар. Программа шарты буенча дәүләт ярдәменең 15 проценты кадәр халык иганәсе өлеше дә булырга тиеш.

Бу җәһәттән дә күмәкләшеп һәр йорт башыннан никадәр күләмдә акча җыярга кирәк булуын хәл иттеләр. Индира Альберт кызы шушы кадәр үк сумма муниципаль район бюджетыннан бүленәчәген дәлилләде. Ленин исемендәге хуҗалык идарәсе рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов та идарә утырышында шундый ук суммада ярдәм бүлергә килешүләрен белдерде, үзеннән теләк-тәкъдимнәр җиткерде.

Программаны үтәү максатында халык арасыннан абруйлы кешеләр исәбеннән 9 кешелек инициатива төркеме сайлап куелды. Светлана Валериан кызы Умырбаева, Роберт Альберт улы Явишев, Глүзә Риф кызы Солтанова, Флизә Әнвәр кызы Гайнуллина, Флүзә Зиннур кызы Ханова, Лилия Мәгариф кызы Зиннәтуллина, Регина Фәнил кызы Әбдиева, Рифкать Сәетгәрәй улы Гәрәев, Фәнир Миңнегол улы Сәлимов иганә акчасын туплаудан алып, эшләрне тәмамлауга кадәр күзәтчелек итеп торачаклар.

Туплаган акчаны беркадәр экономияләү мөмкин булса, аны нинди максатта кулланырга да бергәләшеп килештеләр. Форсаттан файдаланып, җыелышта катнашучылар үзләрен кызыксындырган аерым сорауларга җавап алды, үз тәкъдимнәрен җиткерде, берничә үтенеч урында ук канәгатьләндерелде.

Читайте нас: