ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 декабрь 2018, 10:54

Яхшы юл – авыл күрке ул

Халык яшәгән һәр пунктта – авылмы ул, шәһәрме яки шәһәр тибындагы касабамы (поселек) – көнүзәк хәл ителәсе мәсьәләләр һәрвакыт табылып кына тора.

Урында эшчәнлек алып барган хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, муниципаль район һәм авыл биләмәләре хакимиятләре ярдәмендә һәркайсын мөмкин булганча хәл итәргә җае табыла, дәүләт программалары да бу җәһәттән яхшы гына ярдәмгә килә. Соңгы ике елда районыбызда тормышка ашырылучы җирле инициативаларны хуплау программасында да районыбыздагы һәр авыл биләмәсе күптәннән борчып килгән мәсьәләләрне хәл итә алды, әмма алар берсе артыннан берсе килеп туа торуын дәвам итә.

Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе дә бу җәһәттән читтә калмый. Киләсе 2019 елга да программа нигезендә Югары Аташ авылы халкының чираттагы бер

проблемасын хәл итәргә ниятләделәр. Бу җәһәттән үткәрелгән халык сходында 50дән артык аташлы катнашты.

Авыл биләмәсе башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова халыкның теләген тыңлап, бу эштә ярдәм итәргә килгән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәевага халык исеменнән рәхмәт җиткереп, бүгенге чараның максатын һәм көн тәртибен бәян итте.

Дамир Фәнил улы шушы программа ярдәмендә күпме мәсьәләләр хәл ителүен санап үтте, бу юнәлештә никадәр суммада акча тотынылуын, иң мөһиме – авыллар халкының тормыш-көнкүрешендә хәл ителгән мәсьәләләрнең уңай әһәмиятен билгеләде. Авылда яшәүчеләрдән алдагы елда шушы программада катнашырга ризалыгын алды.

Артабан Розалия Лиф кызы авыл халкын бүген иң нык борчыган проблемалар арасыннан кичекмәстән хәл итергә кирәклесен тавышка куйды. Җыелышта катнашучылар бертавыштан Яшьләр һәм Кызыл партизан урамнарында ныклап тотынып яхшы автомобиль юлы эшләүне күтәреп чыктылар. Төзелеш эшләре сметасында каралган акчаның зур күпчелеген республика бюджеты финанслаячак. Аның тагын яртысы кадәрге күләмен диярлек өстәмәне район

бюджеты, иганәчеләр ярдәме һәм авыл халкы ирекле җыйган акчалар тәшкил итәргә тиеш. Район бюджеты әлеге максатта республикадан бүленәсе акчага 15% күләмдә өс-

тәмә кертәчәк, шушы кадәр үк сумманы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте идарәсе бүлергә әзер. Авыл халкы, программа шартында каралганча, тагын 15% тупларга тиеш. Бу җәһәттән дә җыелышта катнашучылар берсе дә баш тартмады, һәр йорт хуҗалыгыннан күпмешәр акча кертергә бердәм карарга килделәр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 140 санында укый аласыз).
Читайте нас: