ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 декабрь 2018, 11:17

Мәшһүр җырчы традицияләренә тугрылык

Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты Илфак Мөҗип улы Смаков исемен йөрктән Рапат мәдәният йортында һәрчак җанлылык хөкем сөрә.

Биредәге мәшһүр якташыбызның музеенда да яше-карты еш була. Китапханәдән матур әдәбият сөючеләр өзелми, ә җыр-моң яраткан, дәртле биюләр белән күңелләрен күтәргән үзешчәннәр һәм күпсанлы тамашачылар турында сөйләп тә бетерерлек түгел. Бирегә шулай ук халкыбызның милли традицияләрен сөючеләр дә теләп йөри – әледән-әле нәкышлап-бизәкләп бәйләү-чигү, агачтан юынып ясау, сурәт төшерү, башка кул эшләре күргәзмәләре даими үтеп тора.Узып баручы Гаилә елына һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан үткәрелүче “Тату гаилә – ил күрке” дип исемләнгән үзешчәннәрнең смотр-конкурсының тәүге чыгышларының берсе биредә үтүе дә очраклы түгел, чөнки монда элек-электән җыр-моң сөйгән халык яши, алар җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп күңел ачып, ял да итә беләләр.

Тамаша башланыр алдыннан күңелле ял сәгатьләре белән хозурланырга килүчеләр фойега урнаштырылган кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Зәвыклап чигелгән натюрмортлар һәм картиналар, бәйләнгән чәчәк гөлләмәләре һәм башка әйберләр барысы да күз явын алырлык матур, бер-берсен кабатламый торган үзенчәлекле стильдә башкарылган. Алар аша халкыбызның буыннардан-буыннарга тапшырыла килүче җәүһәрләре, милли аһәңе, сихри гүзәллеге чагыла, яшәү көче өсти кебек.

Зал тулы халыкның көчле кул чабулары астында пәрдә ачылып, “Мирас” бию ансамбле әгъзаларының “Әйдә, Русия!” хореографик композициясен күрсәтүе беренче минутлардан ук тамашачы игътибарын җәлеп итте. Төрле яшьләрдәге үсмер кызларның хәрәкәтләре артыннан күз иярми, алар зур осталык белән һич ялгышмыйча катлаулы акробатик композицияләрне төгәл башкардылар. Алар артыннан алкышлар тынып та өлгермәде, алып баручы Гөлназ Гарифуллина сәхнә түренә үзенә генә хас башкару осталыгы, матур тавышы белән район тамашачысы сөюен яулаган үзешчән җырчы Роберт Нәбиуллинны чакырып чыгарды.

Ул башкарган “Яшьлегем тугае” җыры яңгыраганда күпләр еракта калган яшьлек елларын, туган ягыбызның матур табигатендә хезмәт дәрте белән гомер кичерү бәхетен искә төшереп, сөенеп утыргандыр. Сәхнәгә яңадан “Мирас” ансамбле кызлары чыгып, мари биюен күрсәтүгә ир-егетләр вокалы татар халык җыры “Сагыну”ны яңгыратты. Тавышларны тигез ритмга көйләргә тырышулары күзгә ташланып тора һәм башкарулары бик матур килеп чыкты да. Төрле яшьләрдәге төрле һөнәр вәкилләренең уртак омтылышта уй-кичерешләрен берләштерүләре яхшы аһәңгә әверелде.


(Язманың ахырын гәзитебезнең 142 санында укый аласыз).
Читайте нас: